/ Новости/ «Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Тушкыр авылы китапханәсе

«Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Тушкыр авылы китапханәсе

САГДИЕВ АНИФ МИННИСЛАМ УЛЫ
1956 елның 12-нче ноябрьдә Тушкыр авылында туып үсә. Тушкыр авылы 8 еллык мәктәбен тәмамлап, 2 ел Штәнде мәктәбендә укый. 1974-нче елны Свердловск шәһәрендә Авыл хуҗалыгы институтына зооинжинерия факультетына укырга керә һәм 1979-нчы елны тәмамлый. Ә апрель аенда 1980 елның ноябрь аенв тиклем Армия сафларында хезмәт итә.
1980 елның декабрь аеннан башлап Тушкыр авылы «Урал» колхозында зоотехник булып эшли башлый.
1988-1991 елларда партия оешмасы сәркәтибе булып эшли.
1991-1995 елларда – «Урал» колхозы председателе.
2001-2003 елларда май заводы директоры булып эшли.
2003 елдан 2010-нчы елларга тиклем Себер якларында эшләп йори. Ә 2010-2012 елларны Балтач совхозында комплекс начальнигы вазифасын башкара. 2012 елда хаклы ялга чыга.

Кайда гына эшләсә дә, эшенә тугры булып, һәр башлаган эшен төбенә җиткереп эшләде Аниф Миннислам улы. Бик куп грамоталарга, мактау кагәзләренә лаек ул.

Полезные ссылки