/ Новости/ Азат Имаев родился 9 октября 1968 года в деревне Староянбаево. После окончания Староянбаевской восьмилетней школы учился в Балтачевской средней школе. Поступил в Башкирский государственный сельскохозяйственный институт. Служил в рядах Советской Армии. Свою трудовую деятельность начал инстуктором в Балтачевском райкоме комсомола.

Азат Имаев родился 9 октября 1968 года в деревне Староянбаево. После окончания Староянбаевской восьмилетней школы учился в Балтачевской средней школе. Поступил в Башкирский государственный сельскохозяйственный институт. Служил в рядах Советской Армии. Свою трудовую деятельность начал инстуктором в Балтачевском райкоме комсомола.

Азат Имаев родился 9 октября 1968 года в деревне Староянбаево. После окончания Староянбаевской восьмилетней школы учился в Балтачевской средней школе. Поступил в Башкирский государственный сельскохозяйственный институт. Служил в рядах Советской Армии. Свою трудовую деятельность начал инстуктором в Балтачевском райкоме комсомола.

В детстве научился играть на баяне. Музыкального образования не имеет. Настоящее время композитор, автор – исполнитель. Сам сочиняет и тексты песен. Его песни исполняют известные певцы республики Башкортостан и Татарстан. В 2010 году ему присвено почетное звание “Заслуженный артист республики Татарстан”. Первый песенник ”Җырлап яшик дуслар” вышел на свет в 2009 году.

Тәрҗемәи

Мин Азат Гаитҗан улы Имаев, Башкортостан республикасының хозур тәбигатьле Балтач районының Иске Янбай авылында укытучылар – Имаев Гаитҗан Имаметдин улы белән Бәйенә Муллагали кызы гаиләсендә өченче бала булып бу фани дөньяга килгәнмен. Туган авылымның гүзәл тәбигате, чылтырап аккан көмеш сулы Ар елгасы, үзенә хас телеңне йотарлык тау чишмәсенең сулары, нәфис һәм сокландыргыч Такыя, яшел болын – тугайларның илаһи гүзәллеге, таллык әрәмәсендәге сандугачларның моңлы сайравы, мул игенле киң басу – кырлары, табан балыклы мунчала күлләре, әйтерсең дә, болар барысы да, бөек татар халкыбызның атаклы шагыйре Габдулла Тукайның “Кырлай әкиятләреннән” булган сихри сыйфатларга хас. Бәлки шушы Оҗмахтагы кебек туган авылымның матурлыгы миңа нәни бала чактан ук күңелемә мәңге җуелмас эзләр калдыргандыр, бүгенге иҗат юлыма олы этәргеч булып тәэсир иткәндер.

Мәктәп елларында ук инде татар әдәбиятенең сүз байлыгы, халкымның күренекле язучылары – шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаевның язган әсәрләре мине һәрвакытта да таң калдыра иде. Ә инде көй – моң темасына килгәндә:

“Искә алам бик еш мин әткәйне
Җырлый – җырлый гармун уйнаганын
Бик беләсем килә, шул гармунны
Уйнаганда ниләр уйлаганын…”

Ходайның рәхмәте белән хәзерге көндә биш вакыт намаз укып, мине һәм тормыш иптәшемне, балаларыбызны һәм дусларыбызны изгелек, гаделлек юлларына әйдәүче, безгә яхшы теләкләр генә теләп догалар кылучы таза – исән сау яшәүче олы җанлы һәм киң күңелле сиксән өч яшьлек әнкәй алдында баш иям.

Туган авылыма, аның тәбигатенең гүзәллегенә, кешеләргә, тирә — як мөхиткә булган изге ниятем һәм нечкә хис – тойгыларым, минем йөрәгемә рухи дәрт, илһам, ярату кебек матур сыйфатлар өстәгәнгә күрә, кулыма каләм алып шигырь – җыр юлларын иҗат итәргә ярдәм бирә. Байтак кына җырларымны Русиянең атказанган артисты, якташым Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артистлары Айдар Галимов, Зөфәр Билилов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Башкортостанның халык артисты Азамат Тимеров, Башкортостанның атказанган артисткасы Нәсимә Тимерова, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, популяр җырчылар Алберт Салаватов, Фәйрүзә Нуриева, Әнвәр Нургалиев, Динә һәм Рафаел Латыповлар, Зөфәр Габдрахманов, Илнур Газизов, Иршат Карачурин, Раян Алтыншин хөрмәтле тамашачыларыбызга җырлап ишеттерәләр. Аларга олы рәхмәтемне җиткерер идем.

Әгәр дә инде җырларым һәм шигырьләрем кешеләр күңелендә урын алып, рухи сәламәтлеккә әйдәсә, мин бик шат һәм бәхетле булыр идем.

Бәхетле, сау – сәләмәт булыгыз. Кылган изгелекләрегез барыгызга да Аллаһы Тәгаләдән рәхмәте белән үзегезгә кайтсын. Амин.

Ихтирам–хөрмәт белән Азат Имаев.

Полезные ссылки