/ Новости/ Табышмаклы табын» исеме астында Кумьязы авыл китапханәсендә табышмаклар кичәсе уздырылды. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота.

Табышмаклы табын» исеме астында Кумьязы авыл китапханәсендә табышмаклар кичәсе уздырылды. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота.

«Табышмаклы табын» исеме астында Кумьязы авыл китапханәсендә табышмаклар кичәсе уздырылды. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне «тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки, аннан да элегрәктән калып саклана. Алар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре. Килгән кунаклар, «Шигъри табышмаклар», «Шаян табышмаклар», “Сорау табышмаклар”, «Арифметик табышмаклар»,»Әкият» геройлары турында, кызыклы табышмакларга, җавап әйтүдә һәм торле уеннарда катнаштылар. “Иң зирәк ” дигән исемгә Ильзира Гиниятуллина һәм Рамзия Бурханова лаек булдылар.

Полезные ссылки