/ Новости/ Соңгы елларда районыбызда туган төбәгебез тарихына багышлап язылган бихисап тарихи китаплар дөнья күрде. Шулар исәбендә Рәфис Муллагатдәр улы Шәйхәйдаровның XVIII гасырда Балтач районына нигез салучы Кыр-Танып һәм Кара-Табын волостьләре старшинасына багышланган “Колый Балтачев”

Соңгы елларда районыбызда туган төбәгебез тарихына багышлап язылган бихисап тарихи китаплар дөнья күрде. Шулар исәбендә Рәфис Муллагатдәр улы Шәйхәйдаровның XVIII гасырда Балтач районына нигез салучы Кыр-Танып һәм Кара-Табын волостьләре старшинасына багышланган “Колый Балтачев”

Соңгы елларда районыбызда туган төбәгебез тарихына багышлап язылган бихисап тарихи китаплар дөнья күрде. Шулар исәбендә Рәфис Муллагатдәр улы Шәйхәйдаровның XVIII гасырда Балтач районына нигез салучы Кыр-Танып һәм Кара-Табын волостьләре старшинасына багышланган “Колый Балтачев” һәм Башкортстандагы данлыклы авылларының берсе булган “Югары Карыш авылы тарихы“ исемле китаплары зур урын алып тора.
Бик эчтәлекле һәм китап күргәзмәләренә бай “Күңелем түрендә авылым тарихы” исемле яңа китапларны тәкъдим итү кичәсенә районыбызның төрле мәктәпләреннән укытучылар, төбәгебез тарихы белән кызыксынучылар килгән иде.
Алып баручылар: “Русиядә байтак Балтач исемен йөретүче авыллар бар. Ә тарихы Колый Балтачев белән бәйләнгәне тик бездә генә” — дип, тәкъдим итү кичәсен ачып җибәрделәр.
Автор үзенең чыгышында китапларының язылу тарихы белән таныштырып үтте, архивларда казыну, тарихи документлар белән эшләү, метрика кенәгәләрен укып-өйрәнеп утырулары турында сөйләде.
Үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Менә шундый уйда булды катнашып сөйләүчеләрнең һәркайсысы.
“Халкыбыз борын-борыннан тарихын, мәшһүр шәхесләрен барлап яшәгән. Авылыбыз тарихы –бүгенге буыннарның тамыры ул. Рәфис Шәйхәйдаровның “Колый Балтач” исемле гыйльми, тарихи китабында узган буыннарның башыннан үткән вакыйгаларны тирәнтен сурәтләве халкыбызга, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга файдалы булыр дип уйлыйм, –диде, үзенең чыгышында “Балтач таңнары” гәзитенең баш редакторы Вәлиев Рөстәм Мәвләви улы.
“Сезнең кебек тарихчылар күбрәк булсын, шушы игелекле эшегез тагын да өстәмә җимешләрен бирер дигән өметтә калабыз”,- дип белдерде Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы да үзенең чыгышында.
Тарихи истәлекләр, язмалар һәм бик күп фоторәсемнәр сыйдырган “Югары Карыш авылы тарихы“ китабы карышлылар өчен бик кадерле, — дип үз фикерләре белән уртаклашты Хаҗимуллина Асия Солтангәрәй кызы.
Хаматнуров Нафис Масһар улы үзенең кичерешләрен хәтта шигырь юлларына салган иде.
Авторның китапханәгә истәлек өчен бүләк иткән китаплары киләчәк буын өчен үткәннәр кайтавазын җиткерә торган тарихи чыганак булыр дип сөенде хезмәткәрләр.
Җырлы-моңлы кичәдән туган якның бүгенге матурлыгын күрә алу- бер бәхет, ә инде аның үткән хитирәләрен белү- мең бәхет икәнен төпле аңлап таралышты залны тутырып килгән кунаклар.

Полезные ссылки