/ Новости/ Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйләнә торган булган. Елгада боз кузгалганны карарага әби-бабайлар,яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар җыелган.

Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйләнә торган булган. Елгада боз кузгалганны карарага әби-бабайлар,яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар җыелган.

Элек елга-инешләрдә боз кузгалган көн бер олы бәйрәмгә әйләнә торган булган. Елгада боз кузгалганны карарага әби-бабайлар,яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар җыелган. Ташу аккан елга буйлары бәйрәм төсен хәтерләткән. Чөнки анда олыларның, яшьләрнең шатланып көлүләре, өздереп гармун уйнаган тавышлары төнгә кадәр еракларга ишетелеп торган. Борынгы ата-бабаларыбыз елгалардагы бозлар белән бергә авырулар, бәла-казалар да агып китә, дип ышанганнар. Табигатьнең язгы яңарышы яңа өметләр, яңа уңышлар вәгъдә иткән, һәм халык, бу көнне көтеп алып елга буенда җыелган, җырлап-биеп, милли уеннар уйнап боз озаткан. 9нчы апрель көнне төрки бабаларыбыздан калган, ләкин ниндидер сәбәпле юкка чыгып баручы “Боз озату” йола бәйрәме үтте. Төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачтык.

Полезные ссылки