/ Новости/ Үзәк китапханәдә очрашу үтте

Үзәк китапханәдә очрашу үтте

17 октябрь көнне китапханәнең уку залында бер төркем китап укучылар көзге уңыштан сыйланып, серләре белән уртаклашып, күңелле ял итте.
“Быел җәй яңгырлы булса да, уңыш зарланырлык булмады”,- дип сүзләрен башлады алып баручылар. Үзебез үстергән витаминлы яшелчәләр нинди чирләрдән дәвалый, аларны ничек һәм нинди ысуллар белән файдалы матдәләрен саклап, кышка әзрләгән һәм бик күп шуларга охшаш сорауларга җавап тапты бу очрашуда килгән кунаклар. Мәсәлән Набиева Фәгыйләләрнең гаиләсе бакчасында 20 төптән артык алмагач үстерә икән. Кеше организмына файдасы күбрәк булсын өчен аларның уңышын шикәрсез генә банкаларга тутырып куйган. Чуртанлыкүл авылыннан килгән Римма Гәрәева исә залда утыручыларга сарымсак орлыгы белән генә бүлешеп калмады, ә видеосюжеттан күренгән бакчасындагы чәчәкләре белән барысын да таң калдырды. Тагын да кишер, кабак, кызыл чөгендер кебек яшелчәләрнең файдасы турында бик күп сүзләр әйтелде. Тәмләп караганнан соң телне йотарлыкларының рецептларын үзләре белән алып кайтып киттеләр.
Җыр-моң белән үрелеп барган очрашуны кунакларның үзләре язган шигырь юллары бизәде.
Көзләр мул, кышлар тыныч, язлар ямьле булып, яңадан җәйләр җитеп, көзләрдә кабат очрашырга язсын, дип күтәренке кәеф белән таралышты алар.

Полезные ссылки