/ Новости/ Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты Вәсилә Рәзиф кызы Фәттахова-Абдракипова истәлегенә “Вәсилә Фәттахова” дип исемләнгән Хәнис Хәҗимовның бик матур китабы басылып чыкты.

Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты Вәсилә Рәзиф кызы Фәттахова-Абдракипова истәлегенә “Вәсилә Фәттахова” дип исемләнгән Хәнис Хәҗимовның бик матур китабы басылып чыкты.

27 декабрь көнне, Иске Балтач үзәк китапханәнең уку залында Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы, хезмәт ветераны, “Уразай һәм уразайлылар” китабы авторы Хәнис Хаҗимовның җырчы Вәсилә Фаттаховага багышлап язылган яңа китабына “Мәңге онытылмас моңлы сандугач” дип исемләнгән презентация кичәсе үтте. Хәнис Хаҗимовның шушы яңа китап-истәлегендә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың сәхнәгә кайсы юллар, нинди сукмаклар үткәнлегенә күз салынган. Китапта җырчы турында дуслары, туганнары, коллегалары тарафыннан язылган хәтерләүләр, әңгәмәләр, истәлекләр, аның турында шигырьләр урын алган.
Китапны чыгаруда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы Корылтай депутаты, композитор һәм музыкант Шәрипов Шамил Госман улы зур көч күрсәткән. Кичәдә Балтач район хакимияте башлыгы Субышев Илгиз Әхвас улы да үзенең күңелендә китапка карата булган фикерләре белән уртаклашты. Туймазыдан килгән Хисаева Мәүлидә Тимергали кызы, Вәсиләнең иң яраткан апасы, дусты-киңәшчесе, җырчы тормышында тамашачыга билгеле булмаган вакыйгаларны сөйләде. Вәлиева Гөлсем Захир кызының да якташына арнап язылган китапка карата җылы сүзләре яңгырады. Шәйхәйдаров Рәфис, Вәлиев Хәнәфи, Солтанов Хатип, Абдулов Петр авторга һәм китапка карата рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Балтач районы мәдәният сараеның талантлы җырчылары Рәзидә Әхмәтова, “Җидегән чишмә” ансамбле, Гөлназ Шәрифуллина, Әлфинә Нуркаева” Вәсилә Фәттахованың “Җавапсыз мәхәббәт”, “Туган як”, “Ялгыз миләш”, “Яшә көлеп” җырларын башкардылар. Шулай ук Ирина Әгаләмова башкаруында “Ак күл” җыры кичәбезне тулыландыды. 2 нче санлы урта мәктәбе укучысы Диләрә Дәүләтова шагыйрь Венер Фәттаховның “Моңайма” шигырен яңгыратты.
Әйтерсең, Вәсилә бу кичә дәвамында безнең арада булып, якты елмаюы, әле дәртле, әле моңсу җырлары белән зал түрендә басып торды… Аның җырлары, китап битләре дә бер толымга үрелеп, бер төймәгә тезелеп, әкрен генә үрелә-сүтелә барды…
Берчә моңсу, берчә сагышлы, берчә Вәсиләнең үзе кебек якты очрашу булды бу. Китапның тышында үк Вәсилә: “җыр гына түгел, тормыш дәвам итә”, дип үзе дә шаян көлемсерәп карап тора; исеменең халык хәтерендә онытылмас бер җыр булып калуына ышана…..
Авторның райондагы барлык китапханәләрнең дә әдәбият сөючеләренә җитәрлек итеп, өр-яңа “Вәсилә Фаттахова” исемле китабын бүләк итү – кичәнең иң тантаналы өлеше булгандыр. Китапханә хезмәткәрләре: “Бу китап үз укучысын табар, халык арасында яратып укылыр”, дип ышандырды.
Тамашачы: ”Халык арасында абруй казанган талантлы җырчы буларак, Вәсилә Фәттахованың жанга якын җырлары күңелләрдә озак сакланыр, автор Ханис Хаҗимовка уңышлар юлдаш булсын”, – дигән фикердә күтәренке кәеф белән таралышты.

Полезные ссылки