/ Новости/ Иске Янбай китапханәсендә олы буын вәкилләре Яңа елны каршылады

Иске Янбай китапханәсендә олы буын вәкилләре Яңа елны каршылады

Яңа ел бәйрәме өлкәннәр өчен дә көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ә инде авылдашларың белән бергә аралашып, ихлас изге теләкләреңне бер-береңә җиткерү, күңел ачу – үзе тылсымлы, рәхәт бер мизгел. Авыл китапханәсендә “Планета буйлап Яңа ел атлый!” күңел ачу кичәсендә катнашучылар, укучылар белән тылсымлы әкият иленә сәяхәт иттеләр, җырлап-биеп, кызыклы уеннарда катнашып күңел ачтылар. Кыш Бабай бүләкләренә ихлас күңелдән шатландылар. Бәйрәм чәй табыны артында матур теләкләр белән тәмамланды. Өлкәннәр “2020 ел бәхет, шатлык, саулык, байлык алып килсен, озак еллар бергәләшеп бәйрәмнәрне каршы алырга язсын” – дигән изге теләк белән таралышты.

Полезные ссылки