/ Новости/ Здоровый образ жизни, Староянбаевская модельная библиотека

Здоровый образ жизни, Староянбаевская модельная библиотека

Җәен дә, кышын да кулларына таяклар тотып йөрүчеләр очраса беркем дә гаҗәпләнми, чөнки соңгы елларда Скандинавия йөреше авыл җирендә дә бик популярлашып китте. Әлеге спорт төре өлкәннәрдә генә түгел, урта буын кешеләре һәм яшьләрдә, балаларда да кызыксыну уята.
Иске Янбай авылы өлкән яшьтәге хатын кызлар башлап җибәргән бу спорт төренә урта яшьтәгеләр, ир-атлар да теләп кушылды. Кичке якта берәмләп тә, күмәкләп тә йөрүчеләрне күреп күңел шатлана. Димәк, авыл халкы сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бергә йөрегән чакта бу спорт төренең файдасы турында әңгәмәләшеп алабыз. Скандинавия йөреше баш миенә, йөрәк- кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, кан әйләнеше яхшыра, холестерин күләмен киметә, мускулларны ныгыта икән. Таякларны дөрес итеп сайлап алу үзенчәлекләре дә бар икән. Ә авылдашлар белән әңгәмә кору, бергәләшеп йөрү араларны якынайта, күтәренке кәеф бирә, хәтта шигъри юлларда чагылыш таба. Рузалия апа Ахатованың язган шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Искән җилдәй гомер уза,
Йөзләргә сырлар сыза.
Рөхсәт тә сорап тормый,
Картлык та түргә уза.
Еллар өстәлеп торса да,
Кул аяклар сызласа да,
Килми әле картаясы
Һич тә өйдә ятасы.
Күмәкләшеп, кичләр саен
Картлыкны да онытып,
Чыгып китәбез урамга,
Скандинавча, таяк тотып.
Бар урамны бер итеп,
Рәхәтләнеп йорибез.
Нинди рәхәт…саф һава
Тәннәргә, җанга дәва.
Кичке авыл урамнары
Шундый матур һәм серле..
Бергәләшеп йөруләре
Шундый рәхәт…күңелле!..
Күккә баксаң…сихри дөнья,
Күз кысалар йолдызлар..
Яшьлек чаклар искә төшә
Әйтерсең лә, без яшь кызлар.
Әкрен генә матур итеп,
Җиргә ап-ак кар ява.
Әйтерсең әкият дөньясы
Ак кар исе, саф һава…
Һәр кич шулай, йөреп кайткач,
Күңелләр күтәрелә.
Җанга, тәннәргә сихәт
Йоклаулары әй рәхәт!..
Менә шулай тырышабыз,
Картлыкка бирешмәскә,
Кул аяклар исән чакта
Нигә әле йөремәскэ?!!!
Исән чакның, бергә чакның
Кадерләрен белик әле.
Йөри алган чагыбызда
Рәхәтләнеп йөрик әле.

Полезные ссылки