/ Новости/ 22 июнь – Русия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн

22 июнь – Русия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн

#ДеньПамятииСкорби#ХәтерһәмКайгыКөне#КумьязыБиблиотека

Кайтмаганнар күпләр яу кырыннан
Кайтмаганнар илне саклаганнар
Курыкймыйча утка атлаганнар
Суда батмаганнар
Кайтмаганнар
Илне сатмаганнар
Күкрәк киереп аны яклаганнар.
Кайтмаганнар
Уйда сакланалар
Җырдай ятланалар
Кайтмаганнар
Сандык төпләрендә
Өчпочмаклы хатлар
Күз карасы кебек сакланалар

22 июнь – Русия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларны һәм бик күп шәһәрләрне утка тотты, басып алды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән, СССР 27 млн-га якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыныннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте.
Бөек Ватан сугышы елларында Көмьязы авылыннан 219 кеше чакырылган, шуларнын 100 кире әйләнеп кайта алмаган.
Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!
Бүген безнең белән Зөхра Шәмсимөхәммәт кызы Низамова үзенең истәлекләре белән уртаклаша.

Полезные ссылки