/ Новости/ Серия «Минем авылым тарихыннан». Кумьязы авылы китаханәсе

Серия «Минем авылым тарихыннан». Кумьязы авылы китаханәсе

Ак яулыгы – ак фәрештә,
Сүзләре алтынга тиң.
Күзләрендә нур чишмәсе,
Иркәлидер кебек сине.
Бер дини бәйрәм алдыннан мәчетне җыештырырга җәйге каникул вакытында авылга кайткан оныгымны да алып барган идем. Шунда ул Көмьязы авылының мәчете Хәнифә исемен йөртә дигән язуны күреп, миңа сорау бирде: “Кем ул Хәнифә һәм нигә мәчеткә аның исемен биргәннәр?”. Кечкенә кызчыкның бу зур мәгънәле соравына ничек җавап бирергә? Шул чакны минем күңелемдә Әниемә карата горурлык хисе өр яңадан тагында ныграк артты. “Беләсеңме кызым, ул бит минем газиз әнием, синең эниеңнең зүрнәсе, ә сиңа олы зүрнәң була инде”- диеп суземне башладым.
Әнием, Хәнифә Хасанова, тумышы белән курше Тәтешле районы Сәүкияз авылыннан, бик укымышлы, зирәк, акыллы Гелметдиновлар нәселеннән. Элегерәк, кышкы озын айларда туган-тумачалар, кул эшләре белән, бер берсенә утырмага йөргәннәр. Әнием дә, безнең Көмьязы авылында кияүдә яшәгән. Олы апасы янына килгән чагында, авылның уңган, чибәр Әхмәт исемле егетнең күзе төшеп калган булган. Кызу канлы Әхмәт Хасанов кызны урларга уйлаган һәм озакка сузмыйча, яхшы айгырын җигеп, чанасына мылтыгын да салып әнине урлап алып кайтырга Сәүкиязга киткән. Бу хәлне ишетеп калган Сәүкияз егетләре боларның артыннан Ык елгасы күперенә кадәр чабып барганнар. Әнинең булачак ире мылтыгы белән янагач кире авылларына борылганнар. Шулай итеп, Эхмәт белән Ханифә Көмьязы авылында төпләнеп, матур гына тормыш корып җибәргәннәр.
Бу хәл чама белән 1928-1929-нчы елларда булган. 1932-нче елны олы улы Хәниф, 1935-нче елны икенче улы Радиф туган. Кызганычка каршы сугыш башланган елны көчле авырудан соң әнинең хәләл җефете бакыйлыкка күчкән. Бөек Ватан сугышы елларында, сугыш чорындагы авырлыкларны ятим калган гаилә җиңеп чыккан, чөнки әни бик уңган булган, үсеп килә торган балалары аңа төп ярдәмчеләре булганнар. Үзләре янына Ленинградтан эвакуациягә килгән гаиләне дә сыйдырганнар. Шул вакытта, бер хәреф танымаган, узе әйтмешли “кара чутны” укыган кешеләрдән яхшырак белгән әни, Ленинградтан килгән кешеләрдән русча сөйләшергә өйрәнеп калган.
1946 елда сугыштан исән-сау кайткан солдат Миңнегали Әүхәт улын, ягъни минем әтине, әнигә димләгәннәр. Дөньяга тагын 4 бала аваз салган. Беренче иреннән тапкан ике абыемны минем әти үз балалары кебек кабул иткән. Барчабызга да дөрес тәрбия биреп, төпле белем биреп үстерделәр алар безне. Инде үзебез олыгайсакта, әле дә әни биргән киңәшләрне, яшәү рәвешен, үгет-нәсихәтләрен искә алып, үз балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләп, безгә генә тугел, ә купчелек авыл кешеләренә дә үрнәк булып торганына шатланып яшибез.
Олыгайган елларында, зур хөрмәткә этәргән, әнинең тагын бер сыйфаты ачыкланды, улда булса – кешеләрне дәвалау. Аллаһы Тәгәләдән бирелгән бу сәдәт белән күп кешене сөендерде. Укымышлы абыйларыннан яшь вакытында өйрәнеп калган Көръән аятларын яттан укып, көчле биотогы һәм йомшак, сизгер куллары белән сылап, килгән һәр кешене өшкереп, хәлләрен җиңеләйтә торган иде. Куп кенә хатын-кызны бала табу бәхетенә ирештергән кеше ул – безнең энкәбез. Хәтеремдә, отпускага кайткан вакытларыбызда, төн уртасындамы, көндезме, сынына каткан сабыйларны күтәреп киләләр иде. Каты күз тигән балалар, өшкергәннән соң хәлләре якшыра торган булган.
Күптән безнең арада булмасада, эшләгән изгелекләре кешеләрнең хәтерендә саклан , ихтирам белән искә алына, рәхмәтләрне явып тора, Аллаһы Тәгалә кабул итсен, иншә Алла.
Әни 91 яшендә, 1999 елның 29 июлендә арабыздан китте, урыны ожмахта булсын.
Мәчетнең исеменә килгәндә, улы Радифның малае Рөстәм Хасанов, авылыбызда мәчет салырга ниятләгәч тә уз фикерен әйтеп куйган иде: яраткан зурнәем Хәнифа хөрмәтенә аның исемен кушарга иде диеп. Шул фикерне авыл халкы кабул итеп алды һәм рәсмиләштерде.
Менә шулай итеп, 2003 елның 13 июнендә ачылган безнең авыл мәчете Хәнифә исемен йортә.
Ракия Нурутдинова.

Полезные ссылки