/ Новости/ 8 июль – Россиядә ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ һәм ТУГРЫЛЫК көне билгеләп үтелә

8 июль – Россиядә ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ һәм ТУГРЫЛЫК көне билгеләп үтелә

#8июля #деньСемьиЛюбвииВерности
8 июль – Россиядә ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ һәм ТУГРЫЛЫК көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм гаилә бәхетен, гаилә тугрылыгын һәм мәхәббәтне чагылдыра.
Һәркем өчен нинди яшьтә, статуста булмасын, гаилә — ул аны бәхетле иткән, нәселен дәвам иткән һәм яшәү көче биргән урын.
Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз. Бу матур көнне Түбән Сикияз авыл китапханәсе сезгә ныклы сәламәтлек, рухи ныклык, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет һәм иминлек тели! Тугрылык тойгысы тормышыгызга ямь өстәсен, гаиләгез тагын да ныграк булсын, бер-берегезнең ышанычлы иңен тоеп, бәхет диңгезендә коенып яшәгез!

Бәйрәм уңаеннан сезнең игътибарга шигъри шәлкем тәкъдим итәбез.
Зөһрә Сәләхова “Гаилә”- укый Роза Мифтахова
Гөлфирә Зиянгирова “Тормыш нәтиҗәсе”-автор үзе укый
Эльвира Глимшина “Әниләрнең йомшак куллары”-автор үзе укый



Полезные ссылки