/ Новости/ Балтачевская центральная библиотека продолжает серию публикаций "Знаменитые земляки"

Балтачевская центральная библиотека продолжает серию публикаций “Знаменитые земляки”

Василов Вәсигать Әсхәт улы (1940-2019)

Балтач районының Почетлы гражданины, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны.
Василов Вәсигать Әсхәт улы 1940 елда Иске Уразай авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач әтисе Әсхәт абый башкалар белән беррәттән, сугышка китә һәм 1943 елда һәлак була. Үзаллы, тыңлаучан, тырыш малай авылдагы җидееллык мәктәпне, аннан соң Курач урта мәктәбен тәмамлый.
Яшь булуына карамастан, оештыру сәләтенә ия булуын аңлап, аны укуын тәмамлау белән, “Марс” колхозына бригадир итеп билгелиләр.
1959 елда армия хезмәтенә алына. Кара диңгездә 4 ел өлкән старшина званиясендә хезмәт итә. Хезмәтендә чакта партия сафына кабул ителә. Туган ягына кайту белән егетне Борай ВЛКСМ район комитетына инструктор итеп эшкә чакыралар һәм аннан Көндәшле авылына комсомол секретаре итеп күчерелә.
Вәсигать Әсхәт улының 15 еллап хезмәт юлы партия белән бәйле.Ул 1967 елда Горький шәһәрендәге югары партия мәктәбенең көндезге бүлегенә укырга керә. 1971 елда ,укуын тәмамлап кайту белән, район партия комитетына инструктор итеп алалар. Бер елдан инде Калинин исемендәге колхозга партком секретаре итеп җибәрелә.1973 елда уңган, таләпчән коммунист буларак танылган Вәсигәть Әсхәт улы “Россия” колхозына рәис итеп билгеләнә.
Туры сүзле, булдыклы, башлаган эшен җиренә җиткерә белгән колхоз рәисен 1974 елда район партия комитеты бюросы әгъзасы итеп сайлыйлар.Ул эшләгән вакытта колхозның эш нәтижәләре югары була: һәр сыердан уртача сөт савып алу – 3000 килограммга, малларны иткә тапшыру авырлыгы уртача 350 – 450 кг. житә, малларның баш саны арта. Басучылык тармагы буенча да районда беренче тапкыр бу колхозда иң зур уңыш үстереп алына. 1978 елда “Россия” колхозына игеннән югары уңыш алган өчен КПСС Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагы тапшырыла һәм Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең Мактау тактасына кертелә. Ә колхоз рәисе Вәсигать Әсхәт улы “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.Ә инде 1979 елда хужалык РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә.
Куйбышев исемендәге колхоз рәисе лаеклы ялга киткәч, Вәсилов Куйбышев исемендәге колхозны житәкли. Хуҗалык кышкы чорда терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыруда уңышлы эшләгәннәре өчен 1979-1980 һәм 1980-1981 елларда КПСС Үзәк Комитеты, Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә, ә колхоз рәисе Башкорт АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була.
Шулай ук 1982 елда икътисади һәм социаль үсеш буенча унберенче бишьеллык планнарын үтәгән өчен, СССР төзелүнең 60 еллык юбилее уңаеннан СССРның күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә.
1988 елда колхозда ферма буенча елына һәр сыердан уртача 3576 кг. сөт савылып алына, ә инде 1989 елда бу сан 4016 кг . җитә. Гомумән, 1980 елдан башлап колхозда һәр сыердан уртача сөт савып алу 3000 килограммнан да түбән төшми. Бу уңышларга савучыларның, малчыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Хуҗалыкның сигез савучысы 3-4 ел тоташ районда сөт савып алу буенча беренче урында бара.
Вәсигать Әсхәт улы колхоз исәбенә Көмьязы авылында сыер фермасы, 500 баш бозау өчен ике бина, бозаулар тудыру бүлеге өчен бина, кирпечтән амбар, ындыр табагы һәм башка объектлар төзетүгә ирешә. 1983,1987 елларның беренче кварталлары буенча терлекчеләр продуктлары җитештерү һәм әзерләүне арттырган өчен республика социалистик ярышында Куйбышев исемендәге колхоз җиңеп чыга һәм Башкортстанның КПСС Өлкә Комитеты, БАССР Министрлар Советы, профсоюзларның Өлкә Советы һәм ВЛКСМ Өлкә Комитетының күчмә Кызыл байраклары белән бүләкләнә.
Вәсигать Әсхәт улы җитәкләгән елларда хуҗалык алдынгылары, сыер савучылар – Дамира Ханова, Факия Галләмова, механизатор Владик Сафин – III дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены белән, тугызынчы һәм унынчы чакырылыш СССР Югары Советы депутаты, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры савучы Рәзилә Нәбиуллина белән механизатор Рәфис Әхтәриевлар Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән, III дәрәҗә“Хезмәт даны” ордены кавалеры савучы Рәкыя Зарапова “Башкортостан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә һәм башкалар Хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә лаек булалар.
Вәгигать Әсхәт улы Василов үзенең тырыш хезмәт юлын 1997-1999 елга кадәр “Правда” хуҗалыгында рәис булып дәвам итә һәм лаеклы ялга чыккач та озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе белән уртаклаша ул.

Полезные ссылки