/ Новости/ Балтачевская центральная библиотека продолжает серию публикаций "Знаменитые земляки" Сираҗетдинов Зөфәр Сираҗетдин улы (1931-2007)

Балтачевская центральная библиотека продолжает серию публикаций “Знаменитые земляки” Сираҗетдинов Зөфәр Сираҗетдин улы (1931-2007)

Сираҗетдинов Зөфәр Сираҗетдин улы 1931 елның 2 сентябрендә Балтач районының Сәйтәк авылында туган. Хезмәт юлының башы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 12 яшендә ”Правда” колхозында эшли башлый. Аның ул еллардагы хезмәте лаеклы бәһалана. 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен медале белән бүләкләнә.
1952-1955 елларда Зөфәр Сираҗетдин улы Сираҗетдинов гаскәри бурычын үти. Хәрби бурычын үтеп кайткач, 1960 елга кадәр туган колхозында бухгалтер, өлкән бухгалтер булып эшли.
1960 елда “Правда” колхозы рәисенең культура буенча урынбасары вазифасына үрләтелә. 1976 елга кадәр хуҗалыкның башлангыч партоешмасын да җитәкли. Шушы елларда ул югары белемгә дә ия була. 1970 елда читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый.
1977 елда хуҗалык эшчәннәренең гомүм җыелышында “Правда” колхозы рәисе итеп сайлана. Шушы вазифада 1994 елга кадәр эшли.
Ул җитәкчелек иткән елларда районның иң зур хуҗалыкларының берсе – “Правда” колхозы авыл хуҗалыгы продукциясенең барлык төрләрен җитештерүдә, аеруча басучылыкта югары уңышларга ирешә һәм алдынгы хужалыклар исемлеге астында тора. Хуҗалык эшчәннәренең хезмәт шартларын җиңеләйтү, көнкүрешен яхшырту чаралары күрелә. Фермаларында – типлаштырылган мал тораклары, машина-трактор паркларында – остаханәләр, ындыр табакларында – ашлык саклагыч складлар, эшкәртү комплекслары һәм социаль билгеләнештәге бик күп объектлар төзелеп сафка кертелә. Шулай үк Сәйтәк дуңгызчылык комплексы төзелеп эксплуатациягә кертелә һәм аның эше уңышлы башлангыч ала.
Принципиаль таләпчән җитәкче Сираҗетдинов Зөфәр Сираҗетдин улы хезмәт сөючәнлек, кешеләргә игътибарлы булу, гадилек һәм тыйнаклык кебек үзенә генә хас сыйфатлары белән колхозчыларның һәм район җитәкчелегенең ихтирамын яулады, абруй казанды. Күп тапкыр, берничә чакырылыш район Советы депутаты һәм КПСС район комитеты әгъзасы итеп сайланды. Аның тырыш хезмәте хөкүмәт тарафыннан да лаеклы бәһаланды. Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары, бик күп медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Полезные ссылки