/ Новости/  «Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Тушкыр авылы китапханәсе

 «Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Тушкыр авылы китапханәсе

ГАБДУЛЬЯНОВ РИФКАТ ХАКИМЬЯН УЛЫ
1961-нче елның 20-нче июльдә, җэйнең бер матур көнендә Тушкыр авылында Хакимьян һәм Зәйтүнә Габдульяновлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.Әнисе дә, әтисе дә җырларга ярата, җитмәсә әтисе өздереп гармунда да уйный. Шуңа да кечкенәдән аның рухи дөньясын җыр әсир иткән була. Урта мәктәпне тәмамлагач Уфа сәнгать училищесында җыр бүлегенә укырга керә. Анда аның укытучысы Джон Мусин була, тавыш куюда көч сала һәм иҗат чишмәсенең инеш башын ясый.
1981 -нче елларда булачак тормыш юлдашы Рәхилә Мөнәвир кызын очратып гаилә кора. Мәхәббәт җимешләре булып дөньяга өч уллары туа.
1995 елда Екатеринбург шәһәре җитәкчелеге чакыруы буенча бирегә кайтып татар-башкорт сәнгать үзәгендә эшли башлый. 1999 елда Башкорт дәүләт филармониясенең Нефтекама филиалы ачылгач, анда чакыралар. Тәүдә җырчы, аннары «Кайтаваз» татар төркеме җыеп җитәкли башлый.
Буген инде Рифкат Хакимьян улы танылган җырчы, Башкортостанның атказанган артисты. Халык-ара җыр конкурсы «Дуслык моңы» лауреаты, «Алтын Урал» премия лауреаты. Татарстан һәм Башкортостан мәдәният министрлыгыннан мактау грамоталарына ия. Бай эчтәлекле репертуары белән көтеп алынган сәхнә остасы. Аның башкаруында татар халык җырлары диапазон киңлеге, бай орнамент тулылыгы белән аерылып тора. Өстәвенә, 2005 елдан башлап аның җаваплы вазифасы да бар. Ул – филармония директорының концерт эшчәнлеге буенча урынбасары да.

Полезные ссылки