/ Новости/ Түбән Карышта чәчәкләр бәйрәме үтте

Түбән Карышта чәчәкләр бәйрәме үтте

Тәбән Карыш авыл биләмәсендә «Чәчкәләр ямьлидер дөньяны» дигән исем астында чәчкәләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә чәчкә үстерүче 4 авылдан хужабикәләр чакырылган иде. Раилә Мунирова – Түбән Карыш авылы, Гузәл Хаматова – Югары Карыш авылы, Римма Гареева – Чуртанлы күл авылы, Юлия Гареева – Начар авылы. Алар чәчкәләрдән төрле-төрле гөлләмәләр, композияалар алып килгәннәр. Композициялар районның 90 еллык юбилеена, «Минем бәхетле гаиләм», «Әниемнең назлы карашы», «Чәчкәләр күңелем куанычы» дигән темаларга багышланган иде. Бәйрәм төрле ярышлар, җырлар белән үрелеп барды. Авыл хакимияте башлыгы рәхмәт хатлары hәм истәлекле буләкләр тапшырды.

Полезные ссылки