/ Новости/ Түбән Сикияз авылында яшәүче районыбыз яшьтәшләре

Түбән Сикияз авылында яшәүче районыбыз яшьтәшләре

Безнең Балтач районы 1930 елның августында оештырылган.
Быел район оештырылуга 90 ел тула. Бүгенге көндә Түбән Сикияз авылында 1930 елны туган – 90 яшьләрен тутыручы 3 кеше яши. Аларның 90 яшьлекләре Балтач районы кебек 2020 елга туры килә. Бер үк елда туганнар – яшьтәшләр!
Менә алар: Махмутов Ханиф Халит улы (16.09.1930), Бахтиева Гадилә Дәүләтхан кызы (01.01.1930), Лукманова Тәрҗимә Шарафислам кызы (17.11.1930). Өчесе дә сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл хезмәтчәннәре. Балалыктан, үсмер вакытны сикереп, олылар рәтенә килеп кергән балалар. Сугыш башланганда аларга нибары 11 яшь булган. Ир-атлар, яшьләре җиткән егетләр сугышка чыгып киткәч, тормышның бөтен авырлыгы нәкъ менә алар җилкәсенә кала да инде. Әниләре колхоз эшеннән, кырдан кайтып кермәгәнгә үзләреннән кечерәк туганнарына күз-колак булып тору да алар өстендә. Колхоз эшләренә дә кушалар, олылар рәтенә басып урагын да урырга туры килә аларга. Сугыштан соң да илне төзекләндерү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килгән. Әмма алар сынмаган, сыгылмаган, безнең район үсешенә һәр кайсы өлеш керткән. Һәр кайсының хезмәт юлы озын, катлаулы. Бар көчләренә, намуслы эшләгәннәр, җаваплы булганнар. Үз хуҗалыкларын да алып барганнар, балалар да үстергәннәр, бүләкләр дә алганнар: медальләр, кешеләр рәхмәте һәм хөрмәте.

Барлык юбилярларга сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен, тыныч күк йөзе һәм имин көннәр телибез!

Полезные ссылки