/ Новости/ «Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Тушкыр авылы китапханәсе

«Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Тушкыр авылы китапханәсе

ГАРАЙШИН ГАТУФ ВАСБИ УЛЫ
1949-нчы елның 20 февраль көнне Штанде авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1966-нчы елны Штанде ун еллык мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап Башкорт дәуләт медицина университетына дәвалау факультетына укырга керә. Укыган вакытта ук ул эшли дә башлый – 3-нче курстан санитар булып, 4-нчедән фельдшер, һәм 5-нче курстан ашыгыч ярдәм табибы булып эшли. 1972 елны БДМУ-ны кызыл диплом белән укып бетерә, һәм бер ел Уфада интернатура Башкортостан республика онкодиспансерының хирургия бүлегендә эшли.
1973-нче елнын 1 августыннан Гатуф Васби улы Тушкыр авылында баш табиб булып эшли башлый. 1980-1983-нче елларда район хастаханәсенә баш табиб итеп куялар. Өч елдан соң кирегә Тушкыр авылына кайтып 2018 елга тиклеп баш табиб вазифасын башкара.
Эшләрендә тик уңышларга гына ирешә Гатуф Васби улы, үз эшенә бирелеп, яратып, оста белгеч булып, үзенең бар сәләтен эшкә салып, күп кешеләргә тән сихәте бирә. Аның грамоталарын, мактау кагәзләрен чутлап бетергесез.
Гатуф Васфи улы «Башкортостанның атказанган табибы», «Россия сәламәтлек саклау отличнигы», «Россиянең Мактаулы доноры» исемнәренә лаек.
Бүгенге көндә ул тормыш иптәше Имаева Альфина белән Тушкыр авылында матур гына яшәп яталар. Авылдашларына әле дә булса консультацияләр бирә – авыл халкы Гатуф Васби улына зур рәхмәтле.

Полезные ссылки