/ Новости/ Иске Балтач үзәк китапханәсе Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуын билдәли

Иске Балтач үзәк китапханәсе Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуын билдәли

Cовет чоры татар драматургиясенең күренекле вәкиле, язучы, театр эшлеклесе, актер Таҗи Гыйззәтнең тууына бүген 125 ел тулды.
Таҗи Гыйззәт татар драматургиясендә М. Фәйзи һәм К. Тинчурин нигез салган музыкаль драма жанры традицияләрен дәвам итә. Ул Татар академия театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә куелган 37 пьеса авторы, рус теленнән дистәгә якын пьеса тәрҗемә иткән. Аның иҗат мирасында шулай ук татар театры тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләренә багышлап язган тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләре дә бар.
Таҗи Гыйззәтне драматург итеп таныткан әсәрләре – «Чаткылар», «Наемщик», «Бишбүләк», «Мактаулы заман», «Ташкыннар», «Изге әманәт», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң» һ.б. Таҗи Гыйззәт татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия «Башмагым» либреттосының авторы.
Пьесаларының төп үзенчәнлеге – аларның үткен социаль юнәлешле булуы. Т.Гыйззәт татар халкының милли һәм социаль изелүгә каршы алып барган көрәшенең әдәби елъязмачысы булып таныла.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

Полезные ссылки