/ Новости/ «Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Көндәшле авылы китапханәсе

«Аларның исемнәре авылым тарихында» сериясыннан, Көндәшле авылы китапханәсе

Үз геройларыбыз турында.
Мәүлит Фәләхиев 1919 елның 23 декабрендә Көндәшле авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында, җиде сыйныфны Чокалы авылында тәмамлый. 1934 елда комсомол сафларына алына. 1936 елда Стәрлетамак шәһәрендә сәяси – агарту техникумына укырга керә. Аны тәмамлап кайткач туган авылында колхозда, партия район комитеты китапхәнәсендә эшли.
1939 елның көзендә армия хезмәтенә чакырыла. Ерак Көнчыгышта, Ворошилов – Уссурийск шәһәрендә, аерым танк батальонының танк бригадасында хезмәт итә. Егеткә “сержант” званиесы бирелә. Танк баталонында укчы була. 1940 елның көзендә Каменск – Рыбалов шәһәрендәге танклар бригадысына бүлек командиры итеп күчерелә. Биредә радистка укый.
1941 елда КПСС сафларына әгъзә итеп алына. Шул ук елның октяберендә ул хезмәт иткән танк девизиясен Ерак Көнчыгыштан Мәскәү янына күчерәләр. Девизиянең берничә танкы 1941 елның 7 ноябрендә гаскәрләр парадында катнаша. Дивизия беренче алышларны Серпухов, Кашир шәһәрләре янында алып бара. Немецларның Т-40 танкларына каршы Т-26, БТ-7 танклары алышалар. Якташыбыз дивизия командиры полковник А.Л. Гетман танкында укчы-радист була, дивизия штабының команда пунктын саклый.
112-нче танк дивизия составында Тула, Калуга, Ржев шәһәрләрен азат итүдә катнаша.
1942 елның сентябре. Ржев өчен барган алышларда Фәләхиевның танкы утка тотыла, якташыбыз контузия ала, медсанбатта дәвалана. Тиздән аңа “кече лейтенант” званиясе бирелә.
1943 елның танк корпусы составында Курск Дугасындагы сугышларда катнаша. Артабан аны 11-нче гвардия танк корпусы итеп үзгәртәләр. М. Фәләхиев аның командирының адъютанты, артабан автомобиль взводы һәм ротасы командиры итеп билгеләнә.
Помирания өчен барган алышларда күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Днепр өчен барган сугышларда, Польшада алыша, Варшаваны азат итүдә катнаша. Сугышны Берлинда тәмамлый. Сугыштан соң Германиянең Дрезден шәһәрендә, аннан Белоруссия округында хезмәт итә.
Өлкән лейтенант М. Фәләхиев 1954 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итүдән туктый. Иске Балтач авылына кайтып МТСта автомеханик, ДОСААФ район комитеты рәисе, һөнәрчелек училищесында преподаватель була. 1980 елга кадәр районның гражданнар оборонасы штабы начальнигы вазыйфасында эшли.
Хаклы ялга туктаганнан соң җәмәгать эшләрендә актив катнаша: районның партия комиссия әъзәсы, сугыш ветераннарының район советы рәисе була, хәрби – патриотик эш алып бара.
1997 елның сентябрендә вафат була, Иске Балтач авылында җирләнә.

Полезные ссылки