/ Новости/ Сәйтәк авылында яшәүче Мәдәния Хәмәт кызы Сәлимова кул эшләре белән таныштырды

Сәйтәк авылында яшәүче Мәдәния Хәмәт кызы Сәлимова кул эшләре белән таныштырды

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр бар. Арада яшьләр дә, олылар да байтак. Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Сәйтәк авылында яшәүче Мәдәния Хәмәт кызы Сәлимова кул эшләре белән күптән мавыга. Менә шушы видеоязмада сез аның кул эшләре белән таныша аласыз.

Полезные ссылки