/ Новости/ 60 ел бергә яшәгән пар

60 ел бергә яшәгән пар

Бер берсен ярты сүздән аңлап, тату гомер кичерүче, үзләре кебек итагатьле, уңган, тырыш балалар тэәбияләп үстерүче матур гаиләләрнең берсе Тучыбай авылында яшәүче Фрит Хәмәт улы һәм Роза Сарвар кызы Аминовлар бергә яшәүләренең 60 еллыгын – бриллиант туйларын билдәләделәр. Аминов Фрит Хәмәт улы 1936 елның 31 декабрендә туган. Авыр сугыш елларында Тучыбай мәктәбендә укып 12 яшеннән колхозда эшли.1955 елның 5 сентябрендә колхоз басуында эшләп йөргәндә солдатка алып китәләр.Красноярск өлкәсендә 3 ел 3 ай хезмәт итә. Армиядан хезмәтен тутырып кайткач Прокопьевск күмер шахтасына эшкә урнаша. 1960 елның декабрендң отпускага авылга кайта, Тучыбай авылында туып үскән Роза Сәрвәр кызы белән танышып матур гаилә коралар, бергәләп Прокопьевск  шәһәренә китәләр. Авылда әниләре ялгыз булу сәбәпле, 1962 елның май аенда Тучыбайга кайталар. Фрит Хәмәт улы радиоузелга связист булып эшкә урнаша. 1998 елда лаеклы ялга чыга. Роза Сәрвәр кызы озак еллар магазинда сатучы булып эшләде. Алар 5 балага гомер буләк итеп, аларны бик матур тәрбияләп үстерделәр. Балалары барысыда ата-ана үрнәгендә үз гаиләләре белән тату гомер итәләр, әти-әниләренә хәрчак ярдәм итеп торалар.
Хөрмәтле юбилярлар Фрит Хәмәт улы һәм Роза Сәрвәр кызы!

Тормыш җиленә бирешми
Озын юллар үттегез.
Бер сукмактан атладыгыз
Гел янәшә икегез.
Ходай күпме гомер бирсә,
Бергә яшәргә язсын.
Бриллиант туй булса булсын,
Тик соңгы туй булмасын.

Полезные ссылки