/ Новости/ Көндәшле авыл китапхәнәсе

Көндәшле авыл китапхәнәсе

Хамзин Лотфирахман Хамзә улы минем зур әтием. 1915 елның 1 июлендә Көндәшле авылында доньяга килә. 1941 елны армия сафларына алына. Ул Брянск шәһәренең , атлар девизиясендә рядовой булып хезмет итә. Сугыш башланып китә һәм бик каты ут эчендэ кала. Ике күзедә яраланып, 1 группа инвалид булып кала. Бик күп орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1941 елда туган авылына кайта. 1950 елда Иштирәк авылы кызы Дания Зиянгир кызын очратып гаилә корып җибәрәләр. 5 балага гүмер бирәләр. Аларның өчесе бүгенгесе көндә Көндәшле авылында гомер итеп оныклар һәм туруннар бәхетең күреп яшиләр. Зур әтиебез безнең ике күзсез дип тормады бөтен эшне эшләп донья көтеп яшәде. Нәнәй белән бергә 50 ел матур гомер яшәделәр. Зур әти 84 яшендә вафат булды.
Авылыбызда үзләренен күнел хисләрен, кичерешләрен кулларына каләм алып шигри сүзләргә әйләндерүче, яисә гармун телләренә басып музыка теле белән әйтеп бирүче сәләтле кешеләр бар. Нәфис Хаматнуров сугышта катнашучылар турында күп яза. Сугыштан ике күзен дә югалтып, 1 группа инвалид булып кайткан Лотфирахман Хәмзинга ул шундый юллар багышлый:

Тула яны урманнары
Саклана хәтеремдә.
Гөмер буе мина шартлый
Ветеранның төшендә.
Ике күзе сукыр калган
Мәскәү өчен сугышта.
Ничек кенә көн итәргә.
Карангылык тормышта.
Ике күзе сукыр калып
Төште язмыш сынавы
Якты доняны доняны күрергә
Күнел күзе буламы

Күнел күзе белән сизде
Тормыш җиле искәнен.
Куллар капшап “ күрә” белде
Биш баласын үскәнен- дип яза.

2014 год.

Полезные ссылки