/ Новости/ “Бәхет тавы- бавырсак” – осталар дәресе

“Бәхет тавы- бавырсак” – осталар дәресе

Бауырсак- башкорт- татарның гына түгел, барлык төрки халыкларының милли ризыгы булып таныла. Бавырсак, чәкчәк, төш — әлеге милли ризыкны төрле төбәктә төрлечә атыйлар. Зур бәйрәмнәрдә аны өстәл түренә куялар Әлеге ризык хакындагы риваятьне беләсезме? Борын-борын заманда бик усал бер хан яшәгән. Ай саен чәчен кисәргә ханлыгында яшәүче егетләрне чакырткан ул, тик соңыннан аларның берсе дә йортына әйләнеп кайталмаган, хан һәрберсен үтертә торган булган. Менә ханның чәчен алу өчен бер фәкыйрьнең улын чакыртканнар.
— И әнием, мәңгегә хуш инде, туган өем бусагасын кабат атлап керә алмам, — дип, күз яшьләрен түккән үсмер.
— Балам, кайгырма, ятып йокла. Иртәнгә барысы да яхшы булыр, — дип юаткан аны зирәк анасы.
Улы иртән торуга ул күп итеп бавырсак пешереп куйган.
— Улым, мин бу бавырсакны күкрәк сөтемә изеп пешердем, аны үзең белән ал, — дигән.
Үсмер хан сараена юл тоткан. Ханның чәчен ала башлар алдыннан, өстәлгә авыз суларын китерерлек бавырсакны куйган. Хан, әлбәттә, ризыкка карап кына утырмаган, үрелеп алып ашый башлаган. Үсмер чәчен алып бетергәнче, ул бавырсак тавының бер ягын шактый кечерәйткән. Ә чәч кисүче ханның башында мөгезе барлыгын күреп таң калган. “Менә ни өчен ул үзенең чәчен кисүчеләрнең һәрберсен үтертеп барган! Мин дә котыла алмам инде”, — дигән уй үсмернең аңын көйдереп үткән. Ниһаять, эш тәмамланган.
— Нинди тәмле ризык бу? — дип сораган хан.
— Бу бавырсак. Аны әнием күкрәк сөтенә изеп пешерде, — дип җавап биргән үсмер.
— Алай булгач, без синең белән туганлашкан булып чыгабыз бит. Хәзер мин ничек итеп үз энемне үтерим? — дигән хан.
Бераз уйлангач, ул үсмерне үзенең рәсми чәч кисүчесе итеп эшкә алган. Әлбәттә, тегесе дә аның мөгезе хакында беркемгә беркайчан да әйтмәгән..
Бавырсак пешерү серләре белән Динә апа Гайсина бүлешә. Динә Минислам кызы лаеклы ялга чыкканчы Иске Янбай урта белем бирү мәктәбендә уку-укыту буенча директор урынбасары вазифасын башкара, балаларга математика фәне нечкәлекләрен өйрәтә. Тәфкил Мәгруф улы белән гаилә корып, 3 бала үстерәләр, бүгенге көндә берсеннән берсе сөекле өч оныгы бар.

Полезные ссылки