/ Новости/ Түбән Сикияз авыл китапханәсе әниләр көне белән котлый!

Түбән Сикияз авыл китапханәсе әниләр көне белән котлый!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезне бәйрәм белән котлап, сезнең игътибарга Кашанова Флүзә апанын үзе иҗат иткән “Әниләр изге заттан “исемле шигырен тәкъдим итәбез.
Флүзә апа Кашанова шигъри күңелле, сәнгатькә гашыйк, иҗади кеше. Өлкән яшьтә (81яшь) булуына карамастан Авыл мәдәният йортында оештырылган чараларның даими уртасында ул. Тормыш иптәше Рәфис абый белән өч балага гомер бүләк итәләр. Һәммәсенә дә югары белем алырга ярдәм итеп олы тормыш юлына аяк бастыралар. Флүзә апаны һәм барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз.Озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез.
Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!

Полезные ссылки