/ Новости/ Түбән Сикияз китапханәсе Глимшина Наиләнең кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим итә

Түбән Сикияз китапханәсе Глимшина Наиләнең кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим итә

3 декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн – язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга күпләребез алардан өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр.

Сезнең игътибарга Глимшина Наиләнең (13 яшь) кул эшләреннән күргәзмә тәкъдим итәбез. Сәламәтлеге чикле булуга карамастан Наилә эчке дөньясын җепләр аша белдерә, үзенең кул эшләрендә чагылдыра. Наиләнең соклангыч кул эшләре аның матур күңел дөньясы, тырышлыгы, дөньядан ямь табып яшәве хакында сөйли. Наиләгә чын күңелдән уңышлар, сәламәтлек телибез.

Без сынау дөньясында яшибез, һәр кешегә сәламәтлекне бертөрле бирмәгән. Әйдәгез, тирәбездә яшәүче, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны читләтеп үтмик, булдыра алганча игътибар күрсәтик, ярдәм кулыбызны сузыйк. Аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!

Полезные ссылки