/ Новости/ Кул эшләре остасы

Кул эшләре остасы

Матурлыкны күрә белү күңел хәләтеннән торадыр ул. Уй-фикерләрең изге, яхшы икән; җәйнең гөлләренә дә, кошлар сайравына да сокланасың, көзнең сары яфраклары да алтындай тоела, кышның ак карлары да энҗе-мәрҗәннәр кебек күренә. Матурлыкны күрә белү, соклануны Аллаһыбыз күпләребезнең күңеленә салган. Тик матурлыкны тудыра белү сәләте- икенчерәк нәрсә. Анысын аерым кешеләргә бирүне Ходай хәл иткән. Кемдер аш-суга оста була, кемдер бирелеп укырдай хикәя- шигырьләр иҗат итә, әсәрләре белән сокландыра, кемдер кул эшләренә оста була, агач кырып төрле сыннар,бизәкләр ясый, матурлык тудыра, кемдер тимерне буйсындырып сокландыра, Ә кемнеңдер чигелгән, тегелгән, бәйләнгән әйберләре нәфислеге белән күңелләрне били.
Тушкыр авылында яшәүче ветеран укытучы, коллегам Ралия Әсхат кызының матур, уңган, алтын куллы ханым икәнлеге өй алдыннан ук күренеп тора. Җәй көнендә өй алды чәчкәләргә күмелеп утыра, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, бал кортлары карый. Ул кыш көннәрендә дә эшсез утырмый, кул эшләренә тотына: бәйли, тегә, чигә, матурлык тудыра. Балалары да (улы, ике кызы) аның бу шөгылен хуплыйлар, кирәкле материаллар белән булышалар. Интернеттагы, журналдагы схемалар буенча, карап торуга, четерекле булган бизәкләр белән эшләпә, беретлар, кофталар, кардиганнар бәйли, изолоннан чәчкәләр ясый, ефәк ләнталардан чәчкәләр белән төрле паннолар эшли. Үзенең шушы шөгылен кызларына, оныкларына, балаларга өйрәтә. Быелгы пандемия чорында күбрәк вакытны өйдә үткәрәбез, Ралия Әсхат кызы Хасаньянова аптырап утырмый , аның хоббие матурлык тудыру. Бер акыл иясе әйткән бит: “Дөньяны матурлык коткара”. Аның югары зәвыклы кул эшләренә сокланырлык!
(Тушкыр авылы, Гөлшат Ихсанова).

Полезные ссылки