/ Новости/ Табибларга рәхмәт әйтү көне. Көндәшле авыл китапханәсе

Табибларга рәхмәт әйтү көне. Көндәшле авыл китапханәсе

2020 нче ел артта калды. Бу ике егермеле цифрдан торган ел үзенең яхшылыклары белән, уңышлары белән дә шатландырды, шул ук вакытта көтелмәгән авырлыклары белән дә кешеләрне сынады. Ягъни авырлыклар да, уңышлар да бердәй тигез булды, дип әйтәбез.
2020 елдагы иң зур авырлык – ул да булса, коронавирус пандемиясе булды. Шушы афәт күп кенә дусларыбызны, хезмәттәшләрне, якташларны, берничә авылдашыбызны якты доньядан алып китте. Пандемия белән көрәшнең алгы сызыгында, әлбәттә, табиблар булды. Шушы изге һөнәр ияләре, үз тормышларын куркыныч астына куеп, иң беренче чиратта, профессиональ бурычларын үтәделәр. Үзләре авырсалар – авырдылар, әммә әллә күпме гомерләрне явыз әҗәл тырнагыннан коткарып калдылар. Көндәшле ФАПы мөдире Алсу Флюр кызы Зиннатуллина, участок врачы Илзида Флюр кызы Әхмәдиева, ЦРБның баш врач урынбасары Салават Фоат улы Гыйльметдинов, үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге медсестралары, санитаркалары, ЦРБ да эшләүче авылдашларыбыз: Әнисә Нафикова, Әльфия Мөгаллимова, Гольфия Гыйлемшина, Ләйсән Такаева, Голшат Нартдинова, Эрнест Каримов, Эльвира Кутлыева, Фарида Фәттахова, “ Ашыгыч ярдәм” хезмәте табиблары, бу хезмәтнең водителе Винар Хафизов һәм башкалар – сез барыгыз да халык рәхмәтенә һәм олы ихтирамга лаек. Сез барыгыз да пандемиядән саклану турында авылдашларга кирәкле мәгълүмат һәм дөрес юнәлеш биреп тордыгыз. Сезгә зур рәхмәт. Эшегездә – уңышлар, тормышыгызда бәхет юлдаш булсын. Иң мөһиме – чирләмәгез!
Ә бу шигырь медицина өлкәсендә эшләгән барлык фидакарь кешеләргә багышлана.
Шәфкать кошлары.
Бу дөньяның бөтен изгелеген
Җыйдың микән әллә үзеңә?
Кояш нуры күрәм карашыңда,
Яшәү тоям һәрбер сүзеңдә.
Йөзең нурлы, үзең, сүзең нурлы,
Ап – ак халат синең өстеңдә.
Әгәр җирдә булса фәрештәләр,
Булыр иде синең төсендә.
Калган чакта язмыш кыл өстендә.
Онытасың йокы, ялны син.
Тыңлыйсың да йөрәк тибешләрен,
Кешеләргә гомер ялгыйсың.

Сезнең ярдәм белән күпләр күрә
Килер язны, туар кышларны.
Рәхмәт сезгә, сылу фәрештәләр,
Рәхмәт сезгә, шәфкать кошлары.

Полезные ссылки