/ Новости/ Түбән Сикияз авыл китапханәсендә яңа китаплар

Түбән Сикияз авыл китапханәсендә яңа китаплар

Китапханә – бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.
Безнең авыл китапханәсе китапларга бик бай.
Даими рәвештә ел дәвамында китапханәгә яңадан яңа китаплар кайтып тора.
2020 елны кайткан өр-яңа китапларыбыз, мәсәлән: Венера Мәҗитованың “Биана”, Гүзәл Галләмованың “Ызандашлар”, Ханис Хазимовның “Вәсилә Фәттахова”, Сәгыйдулла Хафизовның “Мәхәббәттә ярлыкау юк”, Зарема Әхмәтҗәнованың “Төшлөктәге кояш” дигән хикәя, повестьлары, Нәҗибә Әминеваның “Кил син, бәхет!”, Фирзәүес Бәшированың “Тыуган илгенәм”, Лариса Абдуллинаның “Асабалар рухы”, Разил Вәлиевнын “Йылдар йылгаһы” дип исемләнгән шигъри китаплары, кече яшьтәге нәни дусларыбыз өчен чыккан Рәмил Гимраниның “Хәрефтәр һөйләшә”, Гөлнара Шәймөхәмәтованың “Өйрән хуҗа булырга”, Фәрзәнә Гөбәйдуллинаның “Илебез беззең оҗмахтай”,Флүрә Газизованың “Яз кояшы”дигән бик матур, эчтәлекле китаплары үз укучыларын китапханәбездә көтеп калалар.

Кешелекнең бөтен уй-фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы тирән мәгълүматын үзенә туплаганга белем чишмәсе – китап турында акыл ияләре бик тирән мәгънәле сүзләр әйткәннәр. “Китап – галим, телсез мөгаллим”, “Китап – тормыш көзгесе”, “Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы” кебек бик тә тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүзләр буыннан-буынга тапшырылып килсен иде дигән теләктә калабыз.

Китап кадерен, сүз кодрәтен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәбезгә рәхим итегез!

Полезные ссылки