/ Новости/ Көндәшле авыл китапханәсе “Шигъри шәлкем”

Көндәшле авыл китапханәсе “Шигъри шәлкем”

” Сәләмәтлек һәм актив озын гомерлек” елына узебезнең авыл шагыйре Нәфис абый Хәматнуров язган шигырләре.

Сәламәтлегеңне кайгырт быел
Иртән уянгач та куан,
Ходай уятты диеп.
Сине яратканга куан,
Ул бит галәмдә бөек.
Бисмиллаңны әйтеп кенә,
Тышка чыгып кер, берүк.
Тәһарәт алу – гигиена,
Эшлә шуны, торып иртүк.
Җир шарында һәммәбезгә,
Таләбе аның берүк.
Хәрәкәтлән саф һавада,
Соклансын карап бер күк.
Хәрәкәттә бәрәкәт бар,
Бар тереклек,мәҗ, иртүк.
Болытлар да хәрәкәттә,
Күзәтә, җир саклаган күк.
Йөгермәсәң, җияү йөре,
Спорт белән шөгеллән.
Тәбигатъкә карап соклан,
Тулган бит ул гел гөлдән.
Кыш көнебез нинди матур,
Бөтен дөнья ак сәйлән.
Һич югында чаңгың белән,

Бер кругны син әйлән.
Елга күлләр көздән туңа
Тимераяклылар шуа.
Рекордлар шулар куя,
Компъютордагы “туңа”.
Һәзер күп мөмкинлекләр,
Спорт белән шөгелләнергә.
Авылда да мәйданчыклар,
Күп кирәкми өйрәнергә.
Районда бар мөмкинлекләр,
Күп төрләрдә спортчылар,
Яулый Россия күләмендә,
Ярышта алдынгы урыннар.
Уңышлар безне куандыра.
Уңышлар безне җанландыра.
Һәркем хәрәкәтләнсен быел,
Начарлыктан,берүк, тыел.
Мин бик куанам быел,
Сәламәтлек елы бу ел.
Тазарыйк, вируска-юк,
Без болай да бик тук…
Нәфис Хәмәтнуров. Балтач районы. Көндәшле авылы.

Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы
Радий Хәбиров озак уйлагач:
“Сәламәтлек һәм актив
Озын гомерлелек елы”,-
Дип игълан итте бу елны.
Сәламәт булсак һәммәбез,
Илебез дә нык була.
Сәламәт булмасак һәр беребез,
Авырлык килгәнен уйла.
Балаң өйрәнсен чисталыкка,
Булдырасың дип, аны җайла.
Бу елыбыз этәргеч булсын,
Уйласын шуны һәр гаилә.
Сәламәт гаилә генә,
Буыннар чылбыры дәвамы.
Шәҗәрә агач күкрәп торыр,
Сәламәтлектә булмас ямы.
Сәламәт булмаган кеше,
Күп нәрсәдән була мәхрүм.
Ходай биргән гомердән ул,
Гафләттән була мәрхүм.
Сәламәт кешеләр генә,
Тирә-юнне чиста тота.
Озын гомерлелекне алар,
Шулай, һәр көнләп ота.
Сәламәт кешеләр генә,
Төзи көчле җәмгыятъ.
Рухи яктан алар көчле,
Юк аларда җинәят.
Хезмәт кешеләре күп булса,
Картлыкта пенсия күп була.
Чирле кешеләр күп булса,
Пенсия фонды накыс була.
Күп кешеләрдән ишетәсең,
“Безне хөкүмәт карый” диеп.
Кисәтергә кирәк аларга да,
Хаклы ялга кадәр эшләгән,
Кешеләр сезне карый диеп.
Саф һавада гел булырга,
Җиләк-җимеш җыярга.
Онытмаска бакчабызда,
Су сибәргә кыярга.
Уйланыйк быел һәммәбез!
Сәламәтлек – гаилә байлыгы.
Сәламәтлек – ил байлыгы.
Сәламәтлек – җиңү байрагы.
Нәфис Хәмәтнуров. Балтач районы, Көндәшле авылы.

Полезные ссылки