/ Новости/ Балалар модель китапханәсе сезнең игътибарга герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен тәкъдим итә.

Балалар модель китапханәсе сезнең игътибарга герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен тәкъдим итә.

 

15 февраль 1906 ел – герой – шагыйрь Муса Җәлил туган көн.
Оренбург шәһәренә күчкәч, «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. В 1919 елда Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаилә комсомол сафларына кабул ителә.
1922 елның көзендә Казанга килә. «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М.Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый. 1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.
1927 елда ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросының кушуы буенча, М.Җәлил Мәскәүдә беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда катнаша һәм журналларның җаваплы мөхәррире булып эшли, 1933-1934 елларда Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. Аның «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) поэмалары үз чорының уңышы саналырга хаклы.
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.
М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше турында романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә М.Җәлилнең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, әсирлектә тудырган бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.
Китап сөюче дусларыбыз! Сезнең игътибарга герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

https://vk.com/baltach_db

Полезные ссылки