/ Новости/ Балтач узәк китапханә хезмәткәрләре спорт бәйрәмендә катнаштылар

Балтач узәк китапханә хезмәткәрләре спорт бәйрәмендә катнаштылар

15 февраль көнне “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы алды гөрләп торды. Биредә тантаналы шартларда сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елын ачу уңаеннан зур спорт бәйрәме үтте.
Район хакимият башлыгы Илгиз Субушев тантаналы чараны ачып, спорт ярышларында югары нәтижәләргә ирешүчеләрне тәбрикләде, спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәргә рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Галимов Фәрит Фәнил улы ГТО нормаларын үтәгән райондашларны аермалы билгеләр белән бүләкләде.
Арытабан районның оешма-предприятиеларыннан 13 команда төрле ярышларда һәм уеннарда үз-ара көч сынашты. Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча 2 нче санлы Иске Балтач урта мәктәбе командасы 1 нче урынга, Балтач юл ремонт-төзелеш идарәсе командасы 2 нче урынга, район мәгариф бүлеге командасы 3 нче урынга лаек булдылар. Һәр катнашучы сертификат һәм дипломнар белән бүләкләнде. Саф хавада үткән бәйрәмннән барысы да яхшы кәеф, яңа көч-дәрт алып таралышты.

Полезные ссылки