/ Новости/ Тучыбай авыл китапханәсе.Коймак көне!

Тучыбай авыл китапханәсе.Коймак көне!

Коймак пешереп якыннарыңны сыйлау өчен менә дигән сәбәп!
Әлеге бәйрәм белән якыннанрак танышыйк.
Тарихка күз салсак…
Әлеге бәйрәмнең 70 еллык тарихы бар. Башлангычны ул Американың Канзас штатында ала. Шул ук вакытта Англиядә бәйрәм ителә башлавына инде 1,5 мең ел дигән фикер дә бар.
Легендага ышансак, 1445 елда, Англиянең Олни шәһәрендә була бу хәл. Пост (хрстианнарның “ураза”сы) вакыты булуга карамастан, чиркәүдә хезмәт итүче бер хатын-кыз коймак пешерергә тотына. Кисәк яңгыраган кыңгырау чыңы аны сискәндереп җибәрә. Хатын моны “өстән төшкән” билге дип кабул итә һәм табасын күтәргән килеш чиркәүгә гөнаһларыннан “арынырга” йөгерә. Йөгергәндә коймагын табасында әйләндерә-әйләндерә барган, ди.
Әлеге сәер һәм шаян вакыйга шул дәрәҗәдә популярга әйләнә ки, хәтта матур традицияга әверелә. Бәйрәм аларда бүген дә популяр.
Бәйрәм көнне коймак күтәреп йөгереп йөререгә кирәк!
Җирле халык бу көнне коймак тотып йөгерә! Тагын ничек бәйрәм итеп була инде, әйеме? Лондонда коймак салынган табаларны тотып бүгенге көндә балалар да ярыша. Конкурс шартлары буенча, табадагы коймакны йөгереп барганда булдыра алганча күбрәк сикертеп әйләндерергә кирәк. Ә бәйгегә старт иртәнге 11 сәгатьтә (беренче кыңгырау чыңы яңгыраганда) бирелә. Бәйрәмдә гади халык кына түгел, парламент вәкилләре, лордлар да катнаша. Тагын бер сәер вә кызыклы факт: конкурста “катнаша торган” коймаклар таралмасын өчен аларга ат койрыгы салып пешерү очраклары билгеле.
Ә татарларда…
Ә татарлар коймак көнен уздырып тормый. Аның каравы, коймакны бик яратып пешерәләр һәә-әәә-әм ашыйлар! Ә менә без бүген авыл клубы хезмэткэре белән берлектә коймак бәйрәмен оештырдык. Бәйрәмдә катнашучылар үзләренең рецептлары белән уртаклашып, киңәшләшеп, тагын да шундый бәйрәмнәрдә очрашырга дигән теләкләр белән таралыштылар.

Полезные ссылки