/ Новости/ Көндәшле авылы Көнкүреш йорты. Көндәшле авыл китапханәсе

Көндәшле авылы Көнкүреш йорты. Көндәшле авыл китапханәсе

Көндәшле авылында халыкка Көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты ( Дом быта) 1961 елларда ачыла. Аның мөдире итеп Сания Харасова тәгаенләнә. Сания Фаметдин кызы 1938 елныд 20 нче ноябрендә Көндәшледә туган. Авылда 7 сыйныф мәктәп тәмамлап, 1956 елда ул Свердловск шәһәренә юнәлә.Анда яшәүче туганы Фәрәхетдин Фәметдинов ( мәшһүр маршал Г.К. Жуков) ярдәме белән, хәрби киемнәр тегү буенча укырга керә ( училеще военного пошива).Анда офицерларга мундир, кительләр һ.б. тегәргә өйрәтәләр. Свердловскиның Военторгына караган ( Ленин урамы, 93) 1 нче разрядлы хәрби кием тегү Ательесында 5 ел хезмәт куя. 1961 елда авылга кунакка кайткан җиреннән, киномеханик егет Мөзәки Харасовка тормышка чыга. Яңа ачылган Көнкүреш йортына мөдир итеп билгеләнгән Сания, район Көнкүреш йорты тәгъдиме белән, үзенә иптәшләр ала, аларны өйрәтә. Шулай итеп, Сания Харасова, Фәһимә Сәфәргалиева ( Хиҗапова), Тәхмидә Сөләймәновалар составында тегүчеләр бригадасы барлыкка килә. Халык телендә аны “ Тегү артеле”, Көнкүреш йорты исә “ Әртил” дип йөреттеләр ( “ателье” сүзенә дә аваздаш).
Бу йортта бик күп төрдәге әйберләр, киемнәр тегелә: хатын-кызларга, ир –атларга пиджаклар,жакетлар, күлмәкләр, чалбарлар, жилетлы костюмнар, кызларга платье- костюмнар, пальтолар, курткалар, туннар тегелә. 1960 -1970 елларда халыкка иң “ модада” булган кием – фуфайкалар, әлбәттә, иң күп тегелгән киемнәрнең берсе була.
“ Без трусиктан башлап толыпка кадәр тектек”, бөтен халыкны тун белән тәмин иттек – дип хәтерли Көнкүреш йортының ветераны, 5 малай анасы Резеда Әкбәрова. Резеда Фарсый кызы – биредә иң озак эшләүчеләрнең берсе. “ Ул чорда кибеттә тегүле әйберләр юк санда иде, күбесенчә материаллары кайта – дип хәтерли ул. Төрле материалдан: ситсадан, сатиннан, плүштән, драптан һ.б төрле киемнәр тегә идек, юрганнар, матраслар сыра торган идек. Без Көндәшле халкына гына эшләмәдек Курач, Казанка, Иске һәм Яңа Янбай, Бигелде, Чокалы, Солтангол, Уразай, Ялангач, Юпитер, Мишкә, Якүнә, Янурыс ( Новотроицк), Тимкә, Богдан, Тайкаш кебек авылларны да хезмәтләндерә идек. Ул вакытта сиңа кирәк чакта районга барырга (35км) машиналар юк, гел җәяү дә йөреп булмый. Шуна күрә халык безгә килә иде. Гел макталып планнарны үтәп эшләдек. Газеталарга мактап яздылар. Мөдиребез Сания Харасова, яхшы эшләгәнгә, Мактау грамоталарына, медальгә лаек булды. План үтәр өчен, киемнәрне төннәрен өйдә тегә идек. Ә инде үзебезнең балаларга киемнәрне гел төнлә тегелде – дип хәтерли Резеда апа. 20 ел эшләп хаклы ялга чыктым.
Сания апа Харисова 1993 елда пенсиягә чыга. Шунан соң тагын 4 ел мәктәптә балаларны тегүгә өйрәтү буенча мастер булып эшләде. Көндәшле Көнкүреш йортында беренче эшләүчәләрдән Резеда һәм Сания апалар исәннәр. Фәһимә, Тәхмидә һәм берникадәр вакыт эшләп алган Рида апа Хәлимуллиналар инде доньяда юклар, урыннары оҗмахта булсын.
Көнкүреш йорты башта Мокатдис Сәмиевлар йорты каршындарак ( Фәүҗетдин – Фәүч бабай йорты янында) урнаша. Соңрак ул мәктәпнең бер бүлмәсен биләде. Иң азактан Көндәшле балалар бакчасы белән пожар депосы арасында ( аптекага каршы) булды. Анда, тегүдән тыш, көнкүреш кирәк яраклары: мунча пичләре, тимер капкалар, бүләккә әйберләр ( әйтик ясалма чәчкәләр) һ.б. алып була иде, заказ белән. Аның соңгы мөдире Фәгалия Сәлимова, тегүчесе Зилә Сәхипова булдылар. Алар әле лаеклы ялдалар. Беренче һәм соңгы парихмахер Рәсилә Әкберова булды.
Көнкүреш йорты 3 дистә елдан артык Көндәшленең бер даны, бизәге, йөзек кашы булып торды.

 

Полезные ссылки