/ Новости/ Иске Тимкэ авыл китапханәсе язның иң якты бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне белән тәбрик итә. Гузэл затларыбызга бэйрэм котлавын Хаматгареев Фэрдус,Зиятдинов Радиф Ахияров Радиф юллыйлар.

Иске Тимкэ авыл китапханәсе язның иң якты бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбрик итә. Гузэл затларыбызга бэйрэм котлавын Хаматгареев Фэрдус,Зиятдинов Радиф Ахияров Радиф юллыйлар.

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.
Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.
Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.
Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

https://vk.com/club202239992

 

Полезные ссылки