/ Новости/ АВЫЛДАШЫМ - СӘЛӘТЛЕ УЙЛАП ТАБУЧЫ. Тушкыр авыл китапханәсе.

АВЫЛДАШЫМ – СӘЛӘТЛЕ УЙЛАП ТАБУЧЫ. Тушкыр авыл китапханәсе.

2021 ел – фән һәм технологияләр елы дип иглан ителде.
Мин сезне Тушкыр авылында туып ускән, тырыш хезмәтен салган, уйлап табучы белэн таныштырасым килә. Сузем, Гәбжәлил нәселенен вәкиле – ВАХИТОВ АГЬДЕЛИСЛАМ ШӘЙХЛИСЛАМ улы турында, чөнки анын тормышы, эшләре Тушкыр авылы тарихында бер якты эз калдырган. Ул уз заманында авылда гына тугел, районда ин сәләтле уйлап табучы, механика хәм электроника өлкәсендэ сәләтле белгеч булган икан. Бар гомерен, осталыгын туган авылынын киләчәген яхшыртуга багышлаган, авылдашларынын ул чактагы авыр кул хезмәтен жинеләйтергә омтылып яшәгән.
Тынгысыз кеше ин башта Тушкыр елгасынын көчен файдалану турында уйлый. Кинәш-табыш итеп, елганы буарга булалар. Бик зур эшкә тотыналар. Йозләргән кеше хәм атларны жәлеп итәргә кирәк була бит. Кумәк тырышлык белән елга буыла, аннары шунда ук кечкенә электр станциясе бинасын төзиләр. Бинанын сызымын да Агьделислам ага узе башкарган хэм беренче гидротурбинаны да уз куллары белән эшләп, Салих Рафиков ярдәмендә ул урнаштырган. Шулай итеп, 1935 елда Бөек Октябрьнен 18 еллыгына станцияне өлгертеп, бәйрәмдә электр яктысы куреп сөенәләр.
Башта бу станцияда Италияда эшләнгән динамомашина куелган була. Куәте бик канәгатьләндермәгәндер, курәсен. Сонрак Салих Рафиков тәкьдиме хәм сызымы буенча Агьделислам ага көчлерәк гидротурбина хәм имән агачыннан турбина камерасын төзи. Шундый турбинанын агач урнәген Ленинградка жибәреп, бронзадан койдырып кайтаралар хәм урнаштыралар. АКШта житештерелгэн генератор куелгач, станциянен куәте шактый арта. Агьделислам ага электр энергиясен кул хезмәтен жинеләйту өчен файдалану турында уйлый башлый. өч ашлык жилгәргечен янәшә утыртып, электр моторын урнаштырып, ашлыкны электр ярдәмендә жилгәругә кучуне гамәлгә ашыра. Авыл тормышында узе бер могжиза була бу. Шуннан ул кайдандыр куреп кайтып, электр белән эшли торган ашлык пульты да корып, тагын бер мөгжиза ясый.
Э Салих Рафиков житәкчелегендә райондагы беренче электр станциясен тозудә ( ул Ар елгасында корыла) Агьделислам ага житәкләгән балта осталары бригадасынын катнашуы да билгеле. Шушы төзелешкә Тушкырдан аты-арбасы белән купме кеше ярдәмгә барган.
Э 1924-25 елларда авыл халкын тагын бер мөгжиза шаккатыра. Агделислам ага уз кулы белән эшләгән агач велосипедка утырып, авыл буйлап йөреп курсәтә. Аны заманында «Атсыз арба» дип йөртәләр.
Агьделислам аганын авыл халкы мәнфәгатендәге тагын бер хезмәтенә сокланмый момкин тугел: ул – колхознын жиләк-жимеш бакчасына нигез салучы. Узе ук питомнигын булдырып, хәр усентене уз куллары белән утырткан хәм тәрбияләгән.
Анын эшләгән дәверендә бакчачылык гөрләп торган: жиләген, карлыганын, алмасын кая итәргә белмәгәннәр. Шушы бакчаны сугару өчен янәшәдәге буаны да ул төзеткән ( хәзер аны Агьделислам буасы дип йөртәләр).
Узлегеннән укырга-язарга өйрәнеп, туган авылы, халкы өчен бар көчен, сәләтен биргән мондый шәхесләргә сокланмый мөмкин тугел. Аларнын хезмәтен беркайчан да истән чыгарырга ярамый.

Полезные ссылки