/ Новости/ Тушкыр авылында Нәүрүз бәйрәме үтте

Тушкыр авылында Нәүрүз бәйрәме үтте

Халыкара Нәүрүз көне-төрки халыкларның милли бәйрәме, кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе.
Гасырлар тирәнлегеннән килгән бу искиткеч бәйрәм илебезнең күп кенә халыкларының тарихи, мәдәни, рухи мирасының мөһим, аерылгысыз өлеше булып тора һәм табигатьнең язгы яңаруын, күңел чистаруын һәм яңа тормыш башлануын белдерә.
Бәйрәм Тушкыр авыл клубы каршындагы мәйданда утте. Тантанада Авыл Советы башлыгы Аглямов Булат Фируз улы халыкны Нәүрүз бәйрәме белән котлады. Бәйрәм программасында жырлар, биюләр, эссе коймак белән чәй, «Карга боткасы» белән сыйлау оештырылды.
Нәүрүз көннәрендә бар үпкәләр һәм ызгышлар да онытыла. Кешеләр изге гамәлләр кылырга омтыла, авыру, ятимнәргә, ярдәмгә мохтаҗларга риясыз ярдәм итә, өлкән буын кешеләренә барып хәлләрен белешә, туганнары, дуслары белән очраша.

Полезные ссылки