/ Новости/ Иске Янбай авыл китапханәсендә “Күңел хисләре- шигъри юлларда” исемле шигърият кичәсе үтте.

Иске Янбай авыл китапханәсендә “Күңел хисләре- шигъри юлларда” исемле шигърият кичәсе үтте.

Йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне серле моңга күмүче илаһи мизгел. Кайдадыр ашкыну, җанлану тойгысы табигать дөньясына гына кагылып калмый, кешеләр тормышына да үтеп керә. Ә хисләр, язгы хисләр, әлбәттә, шигъри юлларга әверелә. Табигатьнең әлеге иң хозур мизгелендә Бөтендөнья шигърият көнен билгеләү, бәлки һич тә очраклы түгелдер. Шушы көнгә багышлап безнең китапханәдә дә “Күңел хисләре- шигъри юлларда” исемле шигърият кичәсе оештырылды.
Кеше күңелендәге тәүге хисләр туган җирендә уяна. Шуңа күрә, иң беренче чиратта туган авылыбызга багышлап иҗат ителгән шигырьләр яңгырады. Якташларыбыз Гали Гыйльфан, Азат Имаев, авылдашларыбыз Рузалия Ахатова, Руфа Фазыловалар Янбайга, аның матур табигатенә мәхәббәтләрен шигъри юлларга салганнар. Районыбызның билгеле шәхесе, шагыйрь Әхнәф Мазгаров, 1999 елда Янбай авылына атап язган “Өметле киләчәге”, ут күршебез Нәфис Хаматнуров, 2017 елда очрашу хөрмәтенә иҗат иткән “Ай- вай, Янбай!” исемле шигырьләрен катнашучылар: Динә Гайсина, Рәфизә Зиятдинова, Илүсә Файрушина, Гөлнәфисә Булатова, Рима Валимовалар укып ишеттерде. Авылдашыбыз Рузалия Ахатова 40 -тан артык шигырь иҗат иткән. Ул яңа язылган берничә шигырен тәкъдим итте. Люция апа Муртазинаның “Ике аккош”, “Алмагачларым”, “Сабантуй булыр микән?”, Руфа апа Фазылованың “Укытучы Мәсидә апага”, “Мин бәхетле ” шигырьләре катнашучылар күңеленә хуш килде. Манзума апа Саетгалиева 60 ел элек ятлаган шигырен сөйләде, Сөгдә апа Хизяпова да күңеленә ошаган шигырен укып ишеттерде. Арабызда матурлыкны күрә, тоя белгән, күңел серләрен ак кәгазьгә төшереп куйган һәм матур итеп үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашкан авылдашларыбыз булуы – зур рухи байлык бит ул.

Полезные ссылки