/ Новости/ "Гаилә - ил терәге" - мәгълүмат минутлары. Иске Янбай авыл модель китапханәсе.

“Гаилә – ил терәге” – мәгълүмат минутлары. Иске Янбай авыл модель китапханәсе.

Гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы – яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәт, туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Иске Янбай авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, бергә матур гомер кичерүче Илүсә һәм Рәшит Файрушиннарның быел тормыш коруларына -35 ел, ә Эльмира һәм Радик Шакировлар, Фәнзилә һәм Илфат Фазыловлар, Гөләндәм һәм Илшат Сафаровлар гаиләләренә – 30 ел була. Шушы гаиләләрнең, һәр кайсысы, бары тик мактауга гына лаек. Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Иртә яздан чәчәккә күмелгән бакчалары, җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән сөендерә. Мал-туар, кош-кортлар асрыйлар. Ә авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә… Тырышкан кеше барын да булдыра. Бу гаиләләр бар яктан да уңган. Әти- әниләрен сөендереп, газиз уллары һәм кызлары кирәкле һөнәр алып, матур гаиләләр корып, үзләре ул-кызлар үстерәләр. Оныклар белән бергә кайнашып яшәү –үзе зур бәхет бит ул. Бу матур парларга сокланабыз һәм алтын туйларына кадәр җитәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз. Саулык-сәламәтлек сезне ташламасын!!! Ак бәхетләргә генә төренеп яшәгез!!!
Барлык гаиләләргә дә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!

Полезные ссылки