/ Новости/ Түбән Сикияз авылының мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 28 нче май көнне борынгы йолаларыбызны яңартып су буенда "Яңгыр теләү " йоласын уткәрделәр.

Түбән Сикияз авылының мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 28 нче май көнне борынгы йолаларыбызны яңартып су буенда “Яңгыр теләү ” йоласын уткәрделәр.

Бу йола коры елларда башкарыла, гадәттә язгы чәчүдән соң берникадәр вакыт уткәч.
Бүген авылдашлар җыелып су буена төшеп, Коръәннең тиешле сүрәләрен укыдылар. Алар теләкләрен теләп- яхшы уңыш алу өчен, малларга мул үлән уссен өчен, еллар тыныч булсын өчен яңгырлар сорадылар. Балалар да читтә калмады, дәү әти-дәү әниләренә карап, кулларын аларча итеп тотып, тыңлап утырдылар.
Табигать турында табышмаклар сынамышлар әйтелде. “Иман юлы” төркеме яңгыр теләп мөнәҗәт әйтте. Балалар “Кашыкка йомырка салып йөгерү” , “Ак тирәк, күк тирәк” уеннарын уйнадылар, су сибештеләр. Чарада катнашучылар төрле ярмалардан пешкән “яңгыр боткасы” белән сыйландылар. Калган ботка, йола буенча, каргаларга калдырылды.
Аллаһы тәгалә безне ишетеп хәерле яңгырларын бирсен иде дигән теләктә өйләребезгә таралыштык .

Полезные ссылки