/ Новости/ Түбән Сикияз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Велосипедта йөр-сәламәт бул” исемле флешмоб үткәрделәр.

Түбән Сикияз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Велосипедта йөр-сәламәт бул” исемле флешмоб үткәрделәр.

3 июнь- Бөтендөнья велосипед көне. Бу көн 2018 елдан билгеләп үтелә. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен кабул ителгән.
Велосипедларда һәм самокатларда йөрү соңгы вакытта популярлаша бара. Бу экологик чиста транспорт төре һәм сәламәтлек өчен дә файдалы.
Әлбәттә, Велосипед көнен билгеләп үтүнең иң яхшы ысулы – бу төр транспортта йөрергә чыгу. Шул уңайдан Түбән Сикияз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Велосипедта йөр-сәламәт бул” исемле флешмоб үткәрделәр. Кичке эшләрне тәмамлагач авыл халкы велосипедта йөрергә чыктылар. Җәйге кичтә велосипедта йөреп кайту , һичшиксез, яхшы кәеф бүләк итте.
Ямьле җәйне сәламәт яшәүгә багышлап велосипедта күбрәк йөрик!

Полезные ссылки