/ Новости/ Иске Тимкә авылында "Яңгыр боткасы" үтте

Иске Тимкә авылында “Яңгыр боткасы” үтте

Иске Тимкә авылының китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре борынгы йолаларыбызны яңартып су буенда “Яңгыр боткасы” йоласын уткәрделәр. Бу йола коры елларда башкарыла. Шарипова Венера, Аслямова Фәйрүзә, Сабирова Хәлидә, Анварова Әлфия апалар яңгыр теләп догалар укыдылар. Борынгы йола турында эчтәлекле сөйләделәр, теләкләр теләделәр. Балалар да, өлкәннәр дә халык уеннары уйнадылар, су сибештеләр.
Зиганшина Гөлнара әзерләгән кайнар чәй, майлы каработкасы белән сыйландылар.
Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: борыңгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз. Шул вакытта гына безнең милли йөзебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланачак.

Полезные ссылки