/ Новости/ Иске Янбай китапханәсендә “Туган ягымның шифалы үләннәре” исемле сәламәтлек сәгате оештырылды.

Иске Янбай китапханәсендә “Туган ягымның шифалы үләннәре” исемле сәламәтлек сәгате оештырылды.

Катнашучылар “Табигать дәвалый” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Авыл фельдшеры Зилә Зәки кызы Дельмиева кыскача гына короновирустан вакцина ясату турында аңлатты. Аннары безнең якта үскән шифалы үсемлекләрне дөрес кулланырга өндәде. Кешелек дөньясында, элек электән, дәвалау чарасы булып кулланылган, миллекләрнең файдасы турында сөйләде. Әйе, үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый. Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Яшел тылсымчылар борынгы заманнан бирле кешеләрне дәвалаганнар, аларга көч биргәннәр. Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле таҗик табибы Әбугалисина 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында яза.Ә инде Россиядә 1581 елда беренче даруханә- Даруханә палатасы ачыла, беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр1 заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер дә яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә. Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә кирәк. Бүгенге кичэбез шул максаттан булды. Нинди генә дару үләннәре юк! Безнең илдә 500дән артык дару үләне үсә. Барлык даруның 45% ын дару үләннәреннән ясыйлар. Дару үләннәрен дөрес җыя белергә кирәк. Белмәгән үсемлекләрне җыюдан сакланырга, агулы үсемлек булырга мөмкин. Әгәр үсемлекнең барлык өлешен дә файдаланасың икән, чәчәк аткан чорда җыярга кирәк. Яфракларын чәчәк атыр алдыннан, ә тамырларын көз көне үсемлек шиңгәч җыялар.Үсемлекнең җир өсте өлешен көн коры булганда чәчәк ату чорында җыярга, орлыкларын, җимешләрен тәмам өлгереп җиткәч җыеп киптерәләр. Сәламәтлек сәгате дару уләннэре белән бәйләнешле шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.

Полезные ссылки