/ Новости/ Тучыбай авыл китапханәсе үзенең оста куллы укучылары белән таныштыра

Тучыбай авыл китапханәсе үзенең оста куллы укучылары белән таныштыра

Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эше белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан – якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре – сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән.

– Бәйләү – теш сызлавын бетерә. Ашкайнату системасының эшчәнлегенә, йөрәк-кан тамырларына, умыртка баганасына уңай йогынты ясый. Депрессиядән чыгарга ярдәм итә.

– Чигү – баш авыртудан, колаклар шаулавыннан дәва. Күзләрне, баш миен ял иттерә. Ябыктыра.

– Тегү – кан басымын төшерә, арыганлыкны бетерә, стресстан булыша.

– Макраме – ашказаны авыртуын, буыннар сызлавын баса, гармональ тайпылышларны дэвалый
Хаматнурова Зәнфирә Дарвий кызы аллы-гөлле җепләрдән генә тугел, башка төрле материаллардан да матур сәнгать әсәрләре тудыра. Бисердан бик матур картиналар да чигә ул.Осталык сәләте дә, рәссамлек сәләте дә зур аңарда.Чигелгән картиналары,бәйләнгән диван ,урындык япмалары, скатертьлары искиткеч матур ,зәвык белән башкарылган.Хәр кул эшендә останын күз нурлары,күңел җылысы кушылган.

Полезные ссылки