/ Новости/ Иске Янбай авыл китапханәсе “Балланды баланнар” -мәгълүмәт сәгате үткәрде

Иске Янбай авыл китапханәсе “Балланды баланнар” -мәгълүмәт сәгате үткәрде

Җимеш кирәк бәлешкә,
барыйк икән кай төшкә?
–Җимеш-җимеш, син кайда?
– Баланда мин, баланда.
– Балан-балан, син кайда?
– Болында мин, болында.
– Болын-болын, син кайда?
– Түгәрәк күл буенда.
– Тәгәрәк күл, син кайда?
– Тугайга кил, мин монда!
Тугайда күлне күреп,
Болын эченә кереп,
Баланның иң кызылын
Җыеп йөрдек көн озын.
Балан-балан бал гына,
Тәмле икән җимеше.
Бүгенге табын түренә –
Хуҗа булды бәлеше
Көзен балан куагында асылташлар сыман җемелдәшкән җете кызыл җимешләргә сокланып туймаслык. Шушы матурлыгы өчен авыл халкы аны урманнан алып кайтып, өй янына утырта. Чөнки халыкта балан белән бәйләнешле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.
Балан исеме латинча “үрү” сүзеннән килеп чыккан. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. Балан гүзәллек, мәхәббәт һәм бәхет символы булып исәпләнә. Халык медицинасында аның җимеше, кайрысы, төше файдаланыла. Баланны бүкәнләгәндә катнашучыларга аның турында бик күп мәгълүмәтләр җиткерелде, матур җырлар, шигырьләр яңгырады.

https://vk.com/club202133142

Полезные ссылки