/ Новости/ Иске Янбай авыл китапханәсе."Һөнәрле кулда бәрәкәт бар"- мәгълүмәт минутлары.

Иске Янбай авыл китапханәсе.”Һөнәрле кулда бәрәкәт бар”- мәгълүмәт минутлары.

Бүген -20 октябрь, Халыкара пешекчеләр көне.
Тәмле аш пешерә белү – сәнгать кешеләренеке кебек үк талант таләп итә. Белергә, өйрәнергә, шуларны табын күрке итү өчен, тырышып хезмәт итәргә кирәк. Фидания Фәнил кызы Нуретдинова шушы һөнәрне сайлаганга бер дә үкенми, 21 ел авыл мәктәбендә балалар тукландыра. Бүген дә ул хезмәт өстендә, Уразай урта мәктәбе пешекчесе. Ачык йөзле, оста һөнәр иясе булган авылдашыбызны һәм әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көннәр тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар гына юлдаш булсын.
Фидания Фәнил кызыннан рецепт: Ит белән йомыркадан рулет.
Кирәкле продуктлар:
Фарш-1 кг.
Суган- 2 баш
Йомырка- 5 данә
Сөт-150 гр.
Сарымсак-3 баш.
Тоз, борыч тәменчә.
Ак икмәк- 4 кисәк.
Әзер фаршка суган, сарымсак, сөттә җебетелгән икмәк, тоз, борыч салып бутыйбыз. Фаршны җәймә җәйгән кебек табага салабыз, табага алдан ук фольга җәеп куябыз, җәйгән фаршка урта өлешенә пешкән йомырканы тезәбез дә рулет кебек төрәбез. Фольга белән уратып алабыз да газ мичендә 50 минут пешереп алабыз. Ризыгыгыз тәмле булсын!

Полезные ссылки