/ Новости/ Уважаемые читатели! Центральная районная библиотека представляет вашему вниманию ретро-выставку «Забытые книги».

Уважаемые читатели! Центральная районная библиотека представляет вашему вниманию ретро-выставку «Забытые книги».

Эти книги известных советских татарских, башкирских и русских писателей, имена которых незаслуженно подзабыты нынешним поколением читателей.
Пусть эти книги написаны давно и повествуют о другой исторической эпохе, но со временем они не утратили своих художественных и нравственных качеств и читать их по-прежнему интересно и нужно.
Двери нашей библиотеки всегда вам открыты!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезнең игътибаргызга “Онытылган китаплар” ретро күргәзмәсе тәкъдим итәбез.
Күргәзмәдә үз вакытында бик тә популяр булган, ләкин вакытлар үтү белән онытыла барган китаплар урын алды. Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Бәлки, күргәзмәдә куелган китаплар арасында сезнең балачакны, үсмер чагыгызны, яшьлек еллларыгызны исегезгә төшереп торучы китаплар бардыр. Китапханәбез ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык. Рәхим итегез!

“ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР” (өзек)
Гадел Кутуй

Искәндәр!
Дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укып чыктым. Бу сагыну хатыңны укыган чакта, минем күз алдымда аерылышкан көннәрдәге тар холыклы, бозык күңелле Искәндәр түгел, бәлки моннан 8 ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», — дип килеп танышкан Искәндәр иде.

Нинди матур истәлек! Әйе, минем беренче мәхәббәтем дә, кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлыгым да, сиңа, синең белән танышу вакытына барып бәйләнә. Миндә яңа хисләр тудырган, күңел күзләремә матурлык буяулары биргән бу кадерле минутларны мин бик еш искә төшерәм. Тормышның тискәре, усал, шакшы яклары белән көрәшкәндә туңсам, арысам әгәр шул рәхәт минутларны хәтерләп җылынам һәм көч җыям.

Исеңдәме беренче танышуыбыз?
Мин, матурлыкның нәрсә икәнен бары хыялда гына күреп, әкиятләрдән генә ишетеп килгән ятимә бер кыз, кинәт өнемдә чын матурлык диңгезенә чумдым, шатлык дулкыннарында йөзә башладым. Чынлап та, корып, саргаеп беткән яз чәчәген иң тәмле хуш исләр чыгарып торган чәчәккә әйләндерү — охшашы булмаган матурлык бит. Үземне, гомумән, кешеләрне чәчәккә тиңләштерү дөрес үк булмаса да, ләкин минем хәл ул чагында шуңа бик якын иде.

Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында — Ялгашта тудым. Минем атамның гомер-гомергә күргәне бары биш-алты авыл булган. Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем… Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин — аның кызы — татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган, үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш сырхаулаган, ләкин бер генә тапкыр да докторны күрмәгән. Ә мин — Чулак Фәхри кызы — хәзер үзем доктор.

Зур тормышны чын-чынлап белү һәм шуны белгәннән соң киң сулыш алып эшләү шатлыгын, яшисе килү матурлыгын аңлату кыен. Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. Бу китап миңа әйтеп бетергесез сөенеч, ләззәт бирде. Чөнки хәзер доктор булган татар кызының нәселе дә, тормыш төбеннән югарыга, язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән язучының нәселе кебек үк, иске заман бизгәгендә, җәфа чигү утында яшәгән нәсел.

Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башладым исә, берсе-берсеннән матур булган тойгылар, фикерләр кәгазьгә агылырга гына торалар. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радио аркылы Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләр белән зур зилзиләләргә җитә… тына… тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр. Шубертны тыңлап бетермичә, хатымны дәвам итә алмыйм…

 

Полезные ссылки