/ Новости/ Уважаемые читатели! Центральная библиотека продолжает ретро-выставку «Забытые книги». 

Уважаемые читатели! Центральная библиотека продолжает ретро-выставку «Забытые книги». 

Хөрмәтле укучыларыбыз! “Онытылган китаплар” ретро күргәзмәсен дәвам итәбез.

«ҖОМГА КӨН КИЧ БЕЛӘН” (өзек)
Аяз Гыйләҗев

Өйнең эче генә түгел, төсе, исе дә үзгәргән иде. Өстәлдә ак тастымал белән төрелгән бәрәңге тора, чәй чынаяклары ялт иткән. Өстәлгә үк якынаерга базмады Габдуллаҗан, мич арасына кереп коры чалбар киде, балак очларын, оекбашының кунычларына бөтереп тыгып, ишек катындагы урындыкка утырды.
— Түргә уз, Габдуллаҗан абый, син хуҗа бит.
— Соңга калмыйсыңмы, Бибинур? Кайтырга курыкмассыңмы?
Габдуллаҗан кыяр-кыймас кына өстәл янына килеп утырды, бәрәңге капты, тамагына узмады, шулай авызы бәрәңгеле килеш, көрсенеп алды.
— Менә ни уйладым әле мин, Габдуллаҗан абый. Әгәр син каршы килмәсәң, мин бөтенләйгә монда калам… Балалар ятим бит. Нәҗипне бик яраттым.
Габдуллаҗанның бәрәңгегә үрелгән агач кашыгы идәнгә шапылдап төште, мелт-мелт итеп торган күзләреннән яшь сытылып чыкты, куе төк баскан очлы ияге дер-дер калтырарга кереште.
— Ничек? — диде ул, көч-хәл белән.
— Балаларны ялгыз яшәтә алмыйсың, Габдуллаҗан абый. Өчәү бит! Сабыйлар. Барыбер ана кирәк булыр аларга. Нәҗибе бигрәк берни белми, бәләкәй…
— Аларга ана булган кеше миңа хатын була лаба­­са! — дип кычкырып җибәрде Габдуллаҗан.
— Соң мин сиңа тугры хатын булырмын. Әллә ышанмыйсыңмы?
— Син бит, син, Бибинур… кыз кеше! Өч бала өстенә карт иргә кияүгә чыгарга әллә бик… башыңа тай типмәгән. Йөргән егетең бар, Мирзаһитны беләм.
— Мирзаһит табар, авылда кыз җитәрлек. Менә балалар жәл.
— Балалар тилмерә анысы. Мин дә гел кайтып керә алмыйм, — дип килеште Габдуллаҗан.
— Тик бер шартым бар, — дип элдереп алды Бибинур.
— Мең шартыңны үтим, меңне! — диде сөенеченә буылып Габдуллаҗан.
Ул Бибинурның уйнап түгел, чынлап, чын күңеленнән сөйләшүенә әле генә ышана башлаган иде.
— Мең үк җыелмас. Беренчедән, тәмәкеңне ташлыйсың, Габдуллаҗан абый. Бүгеннән үк. Аракы эчеп кайтмыйсың. Бер дә яратмыйм. Ил-күз алдында оят. Өченчедән, миңа авыр сүз әйтмисең. Без ишле үстек, туганнар да тату булды, читтән бер кешедән дә авыр сүз ишеткәнем булмады. Җаным әрни авыр сүзгә… Әле су алып кайтканда ишеткән “килен” сүзенә дә абынып ярты чиләк суымны түктем…
Габдуллаҗан бәрәңгесен хәзер генә йотты, бугазына төер утырды. Бибинур ашыгып-ашыгып аңа чәй ясады. Аның нык-нык йөткергән тавышынамы чаршау артында балалар кыштырдады, әти кеше түзмәде, чәен куеп, алар янына барып килде, өчесенең дә җылы, татлы исле аякларын сөйде. Бибинур янына чыкканда аның күзләренә яшь килеп тыгылган иде.
— Ныклап уйладыңмы син, Бибинур?
— Ныклап, Габдуллаҗан абый. Балаларыңны күрсәм, йөрәгем әрни.
— Ә атаңнар?
— Алармы?.. Каршы сүз әйтмәсләр.
— Авыл-күрше бар…
— Авыл-күрше гайбәтеннән читенсенеп, өч сабыйны ятим калдырыйкмы? Алар миңа ияләшеп маташалар, мин аларга дигәндәй… Нәҗибе бигрәк чибәр!
Тагын тынлык урнашты, лампаның мае кимеде, филтәсе четер-четер тавышланып ала, мич арасында тараканнар чирүе кыштырдый.
— Балаларны уйлап, үзеңне онытып бетермә, Биби­нур. Тора алырсыңмы минем белән?
Габдуллаҗанның бу сүзе Бибинурга бик ошады, аның да керфекләре юешләнде, җитен чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзләренә рәхәт елмаю чыкты.
— Ә син… каршы түгелме, Габдуллаҗан абый?
— Эх, Бибинур, матурым… Бу инде бәхетнең дә шундые, валлаһи дип әйтәм! Егет чакта да синдәй уңган, синдәй сылу кызларга сүз ката алганым булмады! Юк, кая ди, төшкә дә кермәгәнне… Мин бит, ни бит…
Габдуллаҗан, Гайшәсен уйлап, өстәлгә үк капланып төште һәм тешләрен кысып, озак кына үксеп елады. “Җыласын, хәсрәтен җиңеләйтсен!” дип уйлады Бибинур. “Аннан туктар… Туктагач онытыр. Дөнья үзенекен итәр. Үлгән артыннан үлеп булмый”.

 

Полезные ссылки