Кадерле дуслар!
![](http://lib-baltach.ru/wp-content/uploads/2022/01/w3azmt247au-300x201.jpg)
Балтач районының талантлы каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырылган бу бәйге 3 этапта үтәчәк:
I этап – әдәби әсәрләрне “Проза” һәм “Поэзия” номинацияләрендә 15 мартка тиклем кабул итү;
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү;
III этап – йомгаклау өлеше.«Җанымда иҗат ялкыны…» язучылар бәйгесенең нәтиҗәләрен Бөтендөнья шигърият көне – 21 мартта тәкъдим итәрбез. Районыбызның каләм тибрәтүчеләренә иҗади уңышлар теләп калабыз! Тулырак мәгълүмат
![👇🏻](https://vk.com/emoji/e/f09f9187f09f8fbb.png)