/ Новости/ Кадерле дуслар! Балтач үзәк китапханәсе башкорт, татар һәм рус телләрендә иҗат итүчеләр өчен «Җанымда иҗат ялкыны...» («Души прекрасные порывы») бәйгесен оештыра.

Кадерле дуслар! Балтач үзәк китапханәсе башкорт, татар һәм рус телләрендә иҗат итүчеләр өчен «Җанымда иҗат ялкыны…» («Души прекрасные порывы») бәйгесен оештыра.

Балтач районының талантлы каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан оештырылган бу бәйге 3 этапта үтәчәк:
I этап – әдәби әсәрләрне “Проза” һәм “Поэзия” номинацияләрендә 15 мартка тиклем кабул итү;
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү;
III этап – йомгаклау өлеше.
«Җанымда иҗат ялкыны…» язучылар бәйгесенең нәтиҗәләрен Бөтендөнья шигърият көне – 21 мартта тәкъдим итәрбез. Районыбызның каләм тибрәтүчеләренә иҗади уңышлар теләп калабыз!

 

Скачать (DOCX, 17KB)

Полезные ссылки